Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәрхәмәтле булуның чиге юк

Инвалидлар декадасы уңаеннан Иске Дөреш авылының «Балкыш» мәктәбендә бәйрәм чарасы үтте. Анда инвалидлар hәм ветераннар оешмасы рәисләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Район башлыгы Фаил Камаев тормышта авыр хәлдә калган кешеләр белән эшләүче оештыручыларга мактау кәгазьләре тапшырды.

Бүгенге көндә район территориясендә 26 беренчел инвалидлар оешмасы эшли. Районда барлыгы 2921 инвалид кеше яши. Кызганыч, бу сан көннән-көн арта, – дип чыгыш ясады районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Галимҗан Зарипов.
– Инвалидлар районның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Авыл хуҗалыгы тармагында киеренке чорлар күп була. Язгы чәчүдә дә, азык әзерләүдә дә, урып-җыюда да алар янәшәдә булып, даими ярдәм итеп торалар. Әйтик, концерт чаралары, сайлау кампанияләре булсынмы, референдумнар – бер генә чара да аларсыз узмый, – диде ул. 
Чыннан да, райондашларыбыз республикакүләм спорт ярышларында да яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Рөстәм Идрисов, Николай Дьячков, Зәкәрия Баев, Василий Иванов, Шакирова Рәисә кебек активларыбыз һәрвакыт алдынгы урыннарда.
Районда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Без бергәләп булдырабыз», «Балалар өчен Сабан туе», «Минем елларым – минем байлыгым», «Яңа дулкын» кебек төрледән-төрле чаралар үткәрелә.
Шунысы да мөhим, соңгы елларда «Уңайлы мохит» программасы кысаларында Теләнче Тамак инвалидлар hәм картлар йортында капиталь ремонт башкарылды.
– Шөкер, без үзебез генә түгел. Безне кайгыртып торучы, тормышта көч бирүче, җәмгыятьтә безнең дә кирәклегебезне тоеп яшәтүче оешмабыз, Галимҗан Сәетҗанович бар. Район хакимияте дә безгә карата бик игътибарлы. Зур рәхмәт аларга, – диде Кече Шилнә авылында яшәүче 73 яшьлек Гөлфидә Гиниятуллина.
– Бүгенге көндә районда яшәүче 2921 инвалид кешенең 160ы балалар булуы аяныч, әлбәттә. Ләкин аларның тормышка, яшәешкә булган мөнәсәбәте безнең һәркайсыбызга үрнәк булырлык. Аларның мөмкинлекләре физик яктан чикле, әмма күңелләре сау-сәламәт кешеләргә караганда да киңрәк, рухлары ныграк, җаннары җылырак. Инвалидларыбызга ярдәм итү йөзеннән районда фонд оештырылды. Һәркем аларга карата битараф калмыйча, мөмкин булганча ярдәм итсен иде. Без райондашларыбызны һәрдаим кайгыртып яшәмәсәк, балаларыбызны үз мисалыбызда ярдәмгә мохтаҗларга карата игелекле, мәрхәмәтле булуның мөһимлеген аңлатып үстермәсәк, – киләчәк юк, – диде ассызыклап, үзенең чыгышында район башлыгы Фаил Камаев.
Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең 30 еллык юбилее уңаеннан актив намуслы хезмәте өчен Мулланур Сабиров белән Клара Хөсәенова мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Район башлыгының рәхмәт хатлары Николай Самойловка, Нәҗия Корбановага, Татьяна Романовага тапшырылды. Шулай ук hәрдаим авыр тормыш шартларында гомер кичерүче кешеләргә – ялгыз өлкәннәргә, инвалидларга карата игътибар hәм кайгыртучанлык күрсәтүче cоциаль хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары бирелде.
– Барлык тукайлылар, гомумән, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итәргә теләгән hәр кеше 3443 кыска номерына акча күчерә ала. Мисал өчен, «Тукай пробел 100». Әлеге җыелган акчалар ярдәмгә мохтаҗ инвалидларга биреләчәк, – диде район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев