Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мошенниклар тик ятмый

Эчке эшләр бүлегенең оператив штабыннан хәбәр итүләренчә, узган атна барышында район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 264 мөрәҗәгать кергән. 

2 май көнне blablacar.ru сайта аша транспорт чакыртырга теләгән 35 яшьлек Чебоксар кешесенең 14 мең сум акчасын урлаганнар. 
Шул ук көнне Әҗмәкәй авылында бер йортның кухнясыннан ике телефон урлап чыкканнар. Кырын гамәлдә Ижевскидан килгән 31 яшьлек хатын-кыз шикләнелә. 
Олы Шилнәдә бер мунчадан 4 мең сумлык электр кабеле урлап чыкканнар.
Новотроицкоеда яшәүче 46 яшьлек ир-ат банк картасыннан 15 мең акчасын алдыра. 
«Татарстан» совхозы поселогында яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз социаль челтәрләрдәге интернет-кибет аша 7650 сум акчасыннан колак кага. 
Боерган авылы янындагы сусаклагычта хокук саклау хезмәткәрләре 43 һәм 25 яшьлек ике ир-атны тоткарлаганнар. Уылдык чәчкән вакытта балык тоткан өчен хәзер аларга закон каршында җавап бирергә туры киләчәк. Ә Мәләкәс елгасыннан ятьмәгә балык тотучы ир-ат хокук саклаучылар кулына эләккән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев