Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мопед кына димә

Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә Эчке эшләр бүлегенең полиция башлыгы урынбасары Андрей Понамарев районда юл-транспорт һәлакәтләренең артуын, бу өлкәдә хәлнең киеренке торуын билгеләп үтте. Ел башыннан һәлакәтләрдә дүрт кешенең гомере өзелгән, аларның икесе балалар. Фаҗигаләр килеп чыгуда төп сәбәпләрнең берсе – балигъ булмаганнарның мототранспортта йөрүе.

Әлеге катлаулы хәлне истә тотып, хокук саклау органы вәкиле авыл җирлекләрендә бу темага профилактик чаралар уздырырга чакырды. Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе бу эшне башлап йөрүне авыл җирлекләре башлыкларыннан сорый һәм территориядә мототранспорт чарасында балигъ булмаган балалар йөри икән, бу турыда хәбәр итәргә чакыра.   
Мопедлар һәм скутерлар белән бәйле аварияләр идарә итүгә хокукы булмаганнарның, шулай ук мондый төр транспортны йөртү яшенә җитмәгәннәрнең рульгә утырулары сәбәпле чыга да инде. 
Мототранспорт чаралары белән идарә итү өчен мәҗбүри рәвештә йөртү таныклыгы булырга тиеш:
1) «М» категориясе – мопедлар, скутерлар, мотороллерлар, ягъни двигатель күләме 50 куб сантиметрга кадәр транспорт. Йөртү таныклыгы булганнарга бу төр транспортка 16 яшьтән утырырга рөхсәт ителә. Мототранспорт йөртү таныклыгы булмаганнарга КоАпның 12.7 статьясы 1 өлеше буенча 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф яный. Исерек килеш руль артына утырганнар 30 мең сум штарфка тартыла һәм 1,5-2 елга йөртү хокукыннан азат ителә. 
2) «А1» категория – күләме 125 куб сантимердан артык булмаган двигательле җиңел мотоцикллар. Бу төр транспорт белән 16 яяшьтән генә идарә итәргә ярый. 
3) «А» категориясе – мотоцикллар, өч-дүрт тәгәрмәчле трайклар, трицикллар, квадрицикллар. Аларны 18 яшьтән йөртергә рөхсәт ителә. Квадрициклларны квадроцикллар белән бутарга ярамый. Монда машинист-тракторист таныклыгы таләп ителә. 
Мопедта йөрүчеләргә түбәндәге гамәлләр тыела: эләктерелмәгән шлемсыз бару, рульгә тотынмыйча яисә бер кул белән генә тотынып хәрәкәт итү, транспорт конструкциясендә каралмаса пассажирлар утырту, махсус көйләнгән урын булмаса 7 яшькә кадәрге балалар йөртү, җәяүле кичүеннән юлны чыгу. Саклану экипировкасы аерата җитди карау мөһим. Шлем, перчатка, тез саклагыч, махсус өс киеме һәм аяк киеме – уңайлылык кына түгел, куркынычсызлык та. Статистика буенча, тулы экипировкада булганда имгәнүләр алу куркынычы 50 процентка кими. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев