«Мондый уҗымнар беркайда да юк!»
Тукай районында эш визиты белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте. Ул районда авыл хуҗалыгы эшләренең торышы, үсеш перспективалары белән кызыксынды. Район башлыгы Фаил Камаев республика башлыгына Тукай районына кагылышлы проблемаларны җиткерде.
Фаил Камаев Рөстәм Миңнеха-новка Әҗмәкәй авылында төзелә башлаган балалар бакчасын күрсәтте. Бу объект «Демография» милли проекты кысаларында төзелә. 140 урынга исәпләнгән заманча бакчаны ата-аналар зур түземсезлек белән көтә. Президент төзелеш эшләре сыйфатына да яхшы бәя бирде. Миллионнар сарыф ителгән объект халыкка озак хезмәт итәргә тиеш, диде.
Рөстәм Миңнеханов «Гигант» хуҗалыгына да килде. Республика җитәкчелегенең «Гигант» белән кызыксынуы очраклы түгел. Аның җитәкчесенең исеме республикада танылган – Риф Имамов. Тотрыклы икътисадлы, сөтчелек һәм игенчелек тармакларында әйдәп баручы үрнәк предприятие. Социаль мәсьәләләрне дә үз өстенә алган хуҗалык буларак билгеле.
Президент район башлыгы Фаил Камаев, ТР Авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры Азат Җаббаров белән берлектә хуҗалыкның терлекчелек комплексын карады. Бүген хуҗалыкта 2100 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 660ы – савым сыерлар. Хуҗалыкта бүген бер баш сыердан 18 кг сөт савыла. Бу күрсәткечне күтәрү өчен шартлар тудырыла.
Кунакларга 500 баш терлеккә исәпләнгән яңа терлекчелек комплексын күрсәттеләр. 5 мең квадрат метр мәйданда заманча җайланмалар белән җиһазланган сөт блогы, бәйсез асрауга көйләнгән терлек торагы урнашкан. Маллар күзәтү астында. Моның өчен аларга махсус чип беркетелгән. Аның ярдәмендә терлекнең исәбе, көнлек савымы, орлыкландыру, бозаулату, вакцинацияләү вакыты һәм башкалар контрольдә тотыла.
Рөстәм Миңнеханов, боларны күреп, гигантлыларга киләчәктә нәселле терлек үрчетүче хуҗалык булырга тәкъдим итте. Хуҗалык җитәкчесенең андый планы да бар – якын киләчәктә 100 баш нәселле терлек кайтарылачак.
«Гигант» хуҗалыгының яңа проекты – Тукай районында беренче булып төзелә башлаган азык үзәге дә игътибарга лаек. Ул терлекләрне дөрес тукландыруны тәэмин итәчәк.
Президент язгы кыр эшләре барышы белән дә танышты. Уҗым басуларын мактады. «Сезнекеннән дә яхшыракны күрмәдем әле», – диде ул. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренчә, мондый уҗымнар үстерүнең нигезендә агротехник чараларны дөрес үтәү ята. Чәчкәндә үк бер гектарга 1 центнер исәбеннән ашлама кертелгән. Яздан тагын 120 килограмм исәбеннән ашланган, чиратта – икенче кат.
Рөстәм Миңнеханов чәчүче-ләр бригадасы белән очрашты. Республика башлыгы механизаторларның һәрберсе белән күрешеп хәлләрен сорашты. «Коронавирус инфекциясе чорында завод, предприятиеләрне туктатып торып була, авыл хуҗалыгын – юк!» дип, механизаторлар хезмәтенең мөһим булганын ассызыклады. Эш шартлары, хезмәт хакы күләме турында сорашты. Чәчү кампаниясенең тәмамлану сроклары белән кызыксынды. «Гигант»та аны 9 майга төгәлләү максаты куелган.
Югары кунаклар районда җитештерелә торган продукция күргәзмәсен карады. Республика башлыгы, һәр палатка янында тукталып, җитештерүчеләр белән әңгәмә корды. Район хуҗалыклары җитәкчеләре үз чиратында Рөстәм Миңнехановка борчыган сорау-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Иң актуаль мәсьәлә – республикада гамәлдә булган «60ка40» программасының чит ил техникаларына кагылмавы. «Әйтик, терлек азыгы әзерләүдә «Ягуар» комбайны алыштыргысыз, әмма аны алырга субсидия каралмаган», – диделәр тукайлылар. Президент бу фикер белән килеште.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров район башлыгы Фаил Камаев һәм авыл хужалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов белән берлектә районның тагын бер перспективалы хуҗалыгында тукталды. Ул – Бакчасарай авылында урнашкан «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгы. Әлеге хуҗалык заманча технологияләргә көйләнгән. Ул нәселле терлек үрчетү юнәлешендә эшли. Шулай ук ташландык җирләрне эшкәртү сәясәтен дә алып бара.
Хуҗалык җитәкчесе Равил Миңнехуҗин кунакларга яңа савым залын күрсәтте. Ул Италия техникасы белән җиһазландырылган, берьюлы 20 сыер саву мөмкинлеге бар. Сөт блогында шулай ук 2шәр тонна сыйдырышлы ике суыткыч урнаштырылган. Саву залының ике ягында 120 һәм 150 башка исәпләнгән торак бар, шулай ук белгечләргә махсус кабинетлар, гигиена бүлмәләре каралган.
Хуҗалыкта 264 баш голштино-фриз токымлы сыер һәм тана, 120 бозау бар. 150 баш – савым сыер. Нәселле сыерларның саны тагын 132 башка артачак – август һәм ноябрь айларында яңа партия кайту көтелә.
Бүген сыерлардан көненә 4 мең тонна сөт савыла, бер баш сыерга 30 литр сөт туры килә. Равил Миңнехуҗин сүзләренчә, бу күрсәткеч чик түгел. Ел дәвамында 10 тоннага чыгу максаты тора. Шуңа күрә төзелеп килүче объектлар да игътибар үзәгендә, тагын ике торак сафка басып килә.
Равил Миңнехуҗин кунакларга 1300әр тонна сыйдырышлы 4 ашлык саклау җайланмасы, сәгатенә 20 тонна икмәк киптерергә сәләтле ашлык киптергеч, техника паркы белән таныштырды. Әйтергә кирәк, техника паркы ел саен яңартыла. Быел исә бер чәчү комплексы, бер үзйөрешле ашлама кертүче машина, тугыз «К-700» тракторы алынса, якын арада ике «Акрос» комбайны алу планлаштырылган.
Марат Җаббаров «Миңнеху-җин» крестьян-фермер хуҗа-лыгы зур тәэсир калдыруын белдерде. Киләчәктә ул һичшиксез нәселле терлек үрчетү хуҗалыгы булырга тиеш, диде. Гомумән, яшь министр Тукай районында авыл хуҗалыгы тармагының үсешен уңай фаразлый. Иң мөһиме – аграр бизнесны үстерүгә житәкчеләр дә, белгечләр дә житди карый, диде ул.
Эшлекле сәфәр кысаларында республика җитәкчелеге шулай ук йөк техникасын капиталь ремонтлау һәм сервис хезмәте күрсәтү буенча Идел буенда иң эре дип саналган «Кориб» заводында, юл-төзелеш техникасын җитештерүче алдынгы предприятие «Нью Холланд»та, Тукай районының заманча җиһазландырылган «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында эш барышы белән танышты.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев