Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөмкинлекләрнең чиге юк: 1 декабрьдән инвалидлар декадасы башлана

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде.

Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә.
Тукай муниципаль районында ел саен инвалидлар ункөнлегендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен күп чаралар, хәйрия акцияләре үткәрелеп килә. Районыбызда быел да төрле чаралар планы алдан ук әзерләнде. Инде аларның кайберләре декада җиткәнче үк тормышка ашырылды. Әйтик,  авыл җирлекләрендә мөмкинлекләре чикле иҗат белән шөгелләнүче, үзешчән сәнгаттә катнашучыларның фестивалье булып узды.
Беренче декабрь көнне инвалид райондашларыбызга һәм аларның туганнарына социаль хезмәт күрсәтү, ярдәм итү буенча кайнар линия эшләячәк. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә районыбызның җаваплы җитәкчеләре, социаль яклау бүлеге белгечләре, үзәк хастаханә табиблары, пенсия фонды хезмәткәрләре сорауларына җавап бирәчәкләр. 
Шулай ук 1 декабрь көнне авыл җирлекләрендәге инвалидлар оешмаларында түгәрәк өстәлләр үтәчәк. Анда мөмкинлекләре чиклеләрнең проблемаларын чишү мәсьәләләре күтәреләчәк.
Районыбызда гомер итүче, әммә ятып кына торучы инвалидларның өенә район табиблары барып, хәлләрен беләчәкләр һәм кирәкле медицина ярдәмен дә күрсәтәчәкләр. Бу акция декада буе дәвам итә.
“Игелек визиты” акциясе нигезендә бер тапкыр ялгыз инвалидларга районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре өйләренә барып социаль-көнкүреш хезмәтләрен дә күрсәтәчәкләр. Шулай ук авыл җирлекләрендәге инвалидлар оешмалары үз авылларындагы мөмкинлекләре чиклеләргә һәртөрле ярдәм оештырачаклар.
“Китапханә өйгә килә” район мәдәният бүлеге йөри алмаган кешеләргә китаплар алып килергә вәгъдә бирә.
Мөмкинлекләре чикле гражданнар спорт белән акив шөгелләнәләр. Алар өчен декада барышында күп бәйгеләр оештырыла. Алар арасында шашка-шахмат турниры оештырыла. “Акчарлак ”бассейнында йөзү буенча чемпионат үтәчәк. Шулай ук районыбызның “Алга” спорт комплексында берничә спорт төре буенча спартакиада уздырыла.
Инвалид балар өчен ункөнлек кысаларында бай программа каралган. Алар өчен түгәрәк өстәл узачак. Иҗат белән шөгелләнүче баларның кул эшләреннән, ясаган рәсемнәреннән күргәзмәләр оештырыла. Моннан тыш инвалид балаланы Яр Чаллы дельфинариына тамашага алып барачаклар.
Авыл җирлекләрендә бер генә инвалид кеше игътибардан читтә калмаячак.
Ә инде декаданы төгәлләп, Яңа бистәсендә 13 декабрь көнне “Игелек марафоны” узачак. Бу мәрхәмәтлелек чарасында районыбыз инвалидларына ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе оештырыла. Барлык предприятиеләрне, оешмаларны, эшмәкәрләрне, авыл җирлекләрен, мөмкинлекләре чикле кешеләргә битараф булмаганнарны әлеге чарада катнашырга чакырабыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев