Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мобиль» сайлаучылар

Круглое поле поселогының 2643-2644 нчы номерлы сайлау участокларыннан иртәдән бирле халык өзелмәде. Биредә дә халыкны республиканың киләчәге борчый. Алар үз тавышларын «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә бирде. Круглое поле яшәүчеләре өчен бу яңалык түгел. Алар икенче тапкыр электрон юл белән сайлый.

  • Бернинди дә кыенлыгы юк. Башта паспортны күрсәтеп теркәү үтәсең. Аннары штрих-код бирелә. Аны активлаштыргач, мониторда рус яки татар телендә сайлау мөмкинлеге күренә. Тавыш бирү өчен ике электрон бюллетень чыга. Берсе – Дәүләт Советына кандидатлар, икенчесе – партияләр исемлеге. Әйтергә кирәк, мондый сайлау процедурасы заманча hәм бик тиз. Исеме җисеменә туры килә «мобиль». Бернинди кәгазь мәшәкатьләре дә юк. Тавыш бирү дә димәк, минемчә «ачык». Шунысы да мөhим, аның буенча теркәлгән урында гына түгел, хәзерге вакытта кайда булсаң, шунда тавыш биреп була. Барысы да халык өчен уңайлы. Бар да җайга салынган, – ди Круглое поле поселогында яшәүче, хуҗабикә Айсылу Гильманшина.

Сайлаучыларга  уңайлы булсын өчен урында 3 волонтер hәм сайлау участогы комиссиясенең  8 әгъзасы эшли.

  • Көн дә матур, халык актив рәвештә килә, кәефләре әйбәт. 16 сәгатькә сайлаучыларның 67 проценты тавыш бирде, – ди 2643 нче номерлы сайлау участогы комиссия рәисе Маргарита Попова.

Алена Фазылова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев