Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөмкинлектән файдаланып калыйк

2633 Борды сайлау участогында референдумны ветеран укытучы, инвалидлар оешмасы рәисе Наҗия Халиуллова ачты. Аңа сайлау комиссиясе рәисе Юля Утяшева бүләк тапшырды.

Бүген бирегә 496 сайлаучы киләчәк. Җыелган акчаларны Борды, Бордыбаш, Җәйләү авылларына юл төзергә, балалар-спорт мәйданчыгын яңартуга тотачаклар. Узган ел салым 200 сумннан җыелган, быел 500 сумннан.

Юля Утяшева: «Безнең халык Татарстан хөкүмәте тәкъдим иткән бу механизмны тәмам аңлады. Хәзер һәркем җыелган акчаның тиененә кадәр кая киткәнен кызыксынып, белеп тора.»

Реклама

Сайлау участогы Борды авылының күп функцияле үзәгендә урнашкан. Эшмәкәр Анатолий Касакин ярдәме белән чәй өстәле әзерләнгән. Сайлауга килгән һәркемне тәм-томнар, кайнар чәй белән сыйлыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев