Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәләкәстә Сабан туе гөрләде

Тукай районы авылларында язгы кыр эшләрен тәмамлану хөрмәтенә, татар халкының милли бәйрәме- Сабантуйлары гөрләп узды. Мәләкәс авылында үткән бәйрәм бик күркәм һәм онытылмаслык булды.

Сабантуен ачу тантанасында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев авыл хезмәтчәннәрен кайткан кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте. Сабантуеның хөрмәтле кунаклары - Мәләкәс авылында туган, Санкт-Петербург прокуроры урынбасары Иван Еремеев, Яр  Чаллы шәһәре прокуроры Дмитрий Ерпелев, "Челтәр компаниясе" акционерлык җәмгыяте директоры Илшат Фәрдиев, эшмәкәр, Тукай районы Советы депутаты Равил Миннехуҗиннар иде.
Бәйрәмгә җырчы Мөнир Рәхмәев, “Болгар кызлары” ансамбле, танылган биюче Ренат Хәйруллин ямь өстәде. Бәйрәмнең төп йолдыз кунагы-Башкортостанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов булды.
Мәләкәс авылы Сабантуенда милли уеннар, бәйгеләр, узышлар бер-берсен алыштырып кына торды. Халык рәхәтләнеп күңел ачты.

/ Рөстәм Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев