Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәләкәстә балалар өлкәннәрне өйләренә барып котлады

Юкка гына өлкәннәр көне көзнең моңсу вакытында, кошлар җылы якларга очкан чакларда үткәрелми шул. Ел саен өлкән буын кешеләре, кошлар кебек китә бара. Аларның кадерен белергә, хөрмәт күрсәтергә өлгереп калыйк. Юкса, үкенечкә калыр.

Мәләкәс авылында зур хөрмәткә лаек булган, гомер буе «җигелеп» эшләгән, инде унынчы дистәләрен ваклый башлаган апалар бар. Күпне күргән, күпне кичергән бу апалар үзләре үк «аяклы тарих». Евдокия апа Трофимова – шуларның берсе. Аны хөрмәт итеп балалар да, өлкәннәр дә килеп тора. Ул һәрчак елмаеп каршы ала, башыннан кичкәннәрне әкрен генә «җепкә тезә». Александра апа Исаевага быел 94 яшь тула. Шушы яшендә дә тормыш дилбегәсен кулыннан ычкындырмый, кәҗәсен дә сава, тавык-чебешен дә асрый.
Мәктәп укучылары белән берлектә мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре бу олы яшьтәге авылдашларыбызны бәйрәм көннәрендә өйләренә барып тәбрикләделәр. 
Тормыш сынауларында сынмаган, нурлы йөзле, киң күңелле өлкәннәребезне 4 октябрь көнне мәдәният йорты үзенә җыйды. Әй күңелле соң бергә җыелып утырулары. Сөйләшеп сүзе, сорашып соравы бетми, үткәннәрне искә төшереп чәй өстәле артында концерт карап утыру гаҗәп рәхәт! Өстәл өсте сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора. Мәктәптә пешекче булып эшләүче Люция Артемьеваның пешергән ризыкларын телеңне йотарлык диеп, мактый-мактый сыйландылар өлкәннәр. 
Олыларга күп кирәкми: җылы караш, якты йөз җитә күңел кылларын тирбәтергә, җыелган хисләре моң булып түгелергә. Өлкәннәрне котларга «Тамчыкай» балалар бакчасыннан нәниләр дә килде. Сабыйларның җырлары, матур итеп биюләре тантанага җылы нур өстәде. Ә менә «Питрау» ансамбленең бәләкәчләр төркеме иман әйткәндә, киләчәккә ышаныч тагын да ныгыды. Авылыбызның үзешчән артистлары Зинаида Иванова, Гөлисә Вәлиева, Александра Иванова, Людмила Попованың чыгышлары ямь өстенә ямь өстәде. «Питрау» ансамбленең өлкән җырчылары Николай Евграфов, Нәсхәт Хәйретдиновлар һәр концертка моңлы тавышлары белән бизәк өстиләр. Мәләкәс авылы халкы бу ансамбленең һәр чыгышын тын да алмый тыңларга өйрәнгән. Балалар чыгышын да өлкәннәребез зур алкышларга күмде. «Ну булдыралар соң! Тыпырдатып биюләре, өздереп җырлаулары күңелләрдә горурлык хисләре уята», – дип сокланып утырдылар әби-бабайлар. Өлкәннәребез соравы буенча авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев «Талбишек» җырын башкарды. 
 Бәйрәмебез кунаклары оештыручыларга матур теләкләр теләп, зур рәхмәтләр белдереп күтәренке күңел белән өйләренә таралыштылар, дип тәэсирләре белән уртаклашалар Мәләкәстән Роза Семенова һәм Лидия Фәртдинова.

Фото Лидия Фәртдинова тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев