Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәләкәснең яшь инспекторлары юл куркынычсызлыгын саклый

Мәләкәс мәктәбенең юл хәрәкәте иминлеген саклаучы яшь инспекторлары районның ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә республика күләмендә үткәрелүче «Җәяүле кичүе» социаль акциясендә катнашты. Алар бу көнне машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләре турында белешмәлекләр таратты, юлларда игътибарлы булуларын сорады.

«Җәяүле кичүе» социаль акциясе сентябрьнең 18еннән 21енә кадәр үтә. Чара автотранспорт йөртүчеләрнең, пассажирларның һәм җәяүлеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклауга, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Мәләкәс авылы мәктәбенә район ЮХИДИ хезмәткәрләре акциянең беренче көнендә үк чыкты.
Бу мәктәптә барысы 152 бала белем ала. 
– Көн саен җәяүлеләр юлыннан мәктәпкә укырга киләбез. Мәктәп каршында гына автомобиль юлы. Аның аша чыкканда башта мин уңга, аннары сулга карыйм. Транспорт юк икән, җәяүле сукмагы аша алга атлыйм, – дип сөйли 10нчы сыйныф укучысы Аделина Галимова.
«Җәяүле кичүе» социаль акциясе дә нәкъ менә шушы юлда оештырылды. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары мәктәпнең 1-5нче сыйныф укучылары һәм волонтерлар иде.
 – Мәктәптә эшләп килүче юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядына 12 бала йөри. Район ЮХИДИ бүлеге белән берлектә без балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау акцияләрендә еш катнашабыз, – дип белдерде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Татьяна Солдатова.
Акция юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды вәкиленең – форма кигән 5нче сыйныф укучысының «Стоп» билгесе белән юлдагы машиналарны туктатуыннан башланды. Шул арада мәктәп укучылары укытучылары белән бергәләп җәяүле сукмагы аша чыктылар. Ә волонтерлар исә туктатып юл биргән машина йөртүчеләргә «Үрнәк шофер» белешмәлекләрен биреп бардылар.
– Үзем өч бала әнисе булгач, юлда балаларга аерата игътибарлы булырга тырышам, җәяүлеләргә һәрвакыт юл бирәм, – диде Гранта машинасында утырган Венера Асанова.
Моннан тыш, акция кысаларында укучылар мәктәп капкасы каршындагы асфальтта трафарет белән «Балаңны җитәкләп бар» («Возьми ребенка за руку») дип яздылар. Аннары ул сүзләрне башлангыч сыйныф укучылары бергәләп укыдылар. 
– Бүген без бик яхшы гамәл кылдык. Әлеге язу ата-аналарның игътибарын җәлеп итәр, юлларда машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә игътибарлы булырлар, – дип теләп калдылар «Җәяүле кичүе» социаль акциясендә катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев