Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әҗмәкәйдә балалар бакчасы төзеләчәк

Халык җыены Әҗмәкәй авыл җирлегендә дә узды. Әлеге җирлеккә 4 авыл карый: Әҗмәкәй, Яңа поселогы, Иске Гәрдәле hәм Яңа Сарайлы. 

Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов сүзләренчә, җирлек социаль-икътисадый яктан имин. Ул 2018 елда авылның яшәешен тәэмин итүгә тотылган чыгымнарны санады. Халыкның социаль хәлен яхшыртуга ныклы игътибар бирелүен әйтеп узды.
– Республика программасы кысаларында Иске Гәрдәле авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Шушы ук авылда иганәчеләр ярдәме белән авыл клубына капиталь ремонт үткәрелә. Бүгенге көндә бинаны җылыту һәм тышлау эшләре тәмамланды. Эчке эшләр дәвам итә, – ди Марат Фазылҗанов.
Юл хәрәкәте иминлеге программасы буенча юлларда ясалма каршылыклар hәм билгеләр урнаштырылган, вак таш сатып алынган. Яңа Сарайлы авылында тукталыш павильоны ясау өчен материал сатып алганнар.
– 2017 елда Әҗмәкәй авыл җирлегендә 438 мең сум үзара салым акчасы җыелган иде. Республика бюджетыннан 2 млн сумнан артык акча өстәлде. Үзара салым буенча үтәлмәгән барлык эшләр 2018 елда башкарылды, – дип белдерде авыл җирлеге башлыгы.
Үзара салым акчасына Иске Гәрдәле авылы урамнары төзекләндерелгән. Әҗмәкәйдә күпер төзәтелгән. Яңа Сарайлыда клуб идәне алыштырылган. Яңа поселогына һәм Әҗмәкәй авылы зиратларына модульле көнкүреш корылмасы алганнар.
Яңа поселогындагы «Березка» балалар бакчасында 106 бала тәрбияләнә. Электрон чиратта 60тан артык сабый тора. 
– Балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк, киңәйтү мәсьәләсе кискен тора, – диде авыл җирлеге башлыгы.
Яңа поселогы бакчасына ремонт ясалса да, урыннар артмаячак. Реконструкция өчен чыгымнар күп кирәк, – дип сүзгә кушылды район башлыгы Фаил Камаев. Ул 2020-2021 елларда Әҗмәкәй, Кече Шилнә авылларында яңа бакча төзеләчәген хәбәр итте. Чиратта – Новотроицкое hәм Суровка.
Әҗмәкәй җирлегендә юлларны чистарту мәсьәләсе актуаль. Бу сорау буенча «Подсолнухи», «Рябинка» микрорайоннарында яшәүчеләр мөрәҗәгать итә. Бу участоклар күп балалы гаиләлеләргә бирелде. Аларның күпчелеге анда пропискада түгел. Район башлыгы Фаил Камаев аңлатуынча, бүгенге көндә «Подсолнухи», «Рябинка» җирләре район балансында тормый. Участокларны ызанларга, документлаштырырга кирәк. Шул очракта киләсе елдан бу җирләргә хезмәт күрсәтү бюджетка кертеләчәк. Шулай да бу авылларда төп юллар карап торыла, кардан чистарыла дип ассызыклады Марат Фазылҗанов. Фаил Камаев үзенең чыгышында күп балалы гаиләләргә шәхси йортлар төзү өчен җир бүлү турындагы федераль законның камил булмавын да искәртте. Җир бүлеп бирелә, ә инфраструктура – газ, су, электр кертү эшләре бюджетта каралмаган. Шуңа да карамастан, Тукай районы һәм Чаллы шәһәре җитәкчеләре үзара килешеп хәлне төзәтү өстендә эшли.
Җыен ахырында җирлек үсешенә зур өлеш кертүчеләргә, уллары армия сафларында хезмәт итүче гаиләләргә мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев