Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпкә җыенырга ярдәм итәләр

Һәр елны яңа уку елы алдыннан Татарстанда, шул исәптән районда да, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дип аталган хәйрия акциясе игълан ителә. Аның кысаларында азкеремле, күпбалалы гаиләләрдә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ балаларга, әти-әниләре яки үзләре инвалид булганнарга мәктәп кирәк-яраклары тапшырыла. 

Районда бу эш башланды инде. Хәйриячеләр булышлыгы белән 44 кыз һәм 41 малай тиздән эченә дәфтәр, ручка, карандашлар һәм башка кирәк-яраклар тутырылган өр-яңа портфельләргә ия булачак. Алар барысы да беренче сыйныфка килүчеләр.
– Районның барлык оешма җитәкчеләренә булдыра алганча мохтаҗларга ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итеп хатлар җибәрелде. Безнең үтенечне кире какмаган иганәчеләргә рәхмәтләребезне белдерәбез. Ярдәм итәргә өлгермәүчеләрне «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясендә актив рәвештә катнашырга чакырабыз, – диде социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова.
Шуны да билгеләп үтте ул: Иске Абдул мәктәбенә баручы беренче сыйныф укучыларына, гадәттәгечә, һәр ел саен Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе портфельләр тапшыра. Бу игелекле гамәл өчен оешманың җитәкчесе Марат Сафинга бик зур рәхмәтен белдерде социаль яклау идарәсе башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев