Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпкә укырга керү тәртибе үзгәрә

Буш урыннар булмаганда, мәктәп баланы укырга алудан баш тарта ала.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында 2020 елдан баланы мәктәпкә кертү тәртибенең үзгәрүе турында хәбәр иттеләр. Үзгәрешләр Россия Федерациясе Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә гамәлгә керә.

1 гыйнвардан башлап ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак. «Абый-апалары кайсы белем бирү учреждениесендә укыса, аларның туганнары да шул мәктәптә белем алу яки балалар бакчасына йөрү хокукына ия булачак. Бу бергә яши торган бер гаилә балаларына кагылачак», — диелә хәбәрдә.

Бары буш урыннар булмау сәбәпле генә мәктәп баланы укырга алудан баш тарта ала. Исегезгә төшерәбез, балаларны беренче сыйныфка теркәү түрында гаризалар 1 февральдә кабул ителә башлаячак.

Россия Президенты Владимир Путин узган елда бертуганнарны бер үк балалар бакчасына һәм мәктәпкә бирү турындагы законны имзалады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев