“Мәктәп ашларын яратабыз” яки балалар мәктәптә ничек туклана?
Безне кечкенәдән үк: “Мәктәп сезнең икенче йортыгыз,” – дип, аны яратырга, укытучылар, сабакташлар белән яхшы, җылы мөгалләмәдә булырга өйрәттеләр. Бар нәрсә дә үз өеңдәге кебек булгач, ашату ягын да яхшы оештырырга тырышалар иде.
Шәһәр мәктәбе ашханәләрендә ул заманда ниләр белән сыйлаганнардыр, ә безнең авылныкында кайнар ашлар тәмле була иде. Әле дә хәтердә: беренче карашка гади генә күренгән манный боткасына да карлыган кайнатмасын (җәйге практика вакытында мәктәп бакчасыннан җыя идек) салып, кара ипи белән тәмләп ашый идек. “Мин моны яратмыйм!”, “Тәмле түгел бит бу!”– диючеләр, сайланып утыручылар булмады.
Хәзер авыл мәктәпләрендә кайнар ашлар шундый ук тәмле һәм файдалы микән?
Район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Ландыш Сафина сүзләренә караганда, бүгенгесе көндә район мәктәпләрендә бирелүче кайнар ашка тел-теш тидерерлек түгел:
– Үткән атнада без Иске Абдул, Сәмәкәй авылы мәктәпләренә барган идек. Шунда ук укучыларның ничек туклануын күреп, ул ашлардан үзебез дә авыз итеп кайттык, – дип сөйли Ландыш ханым. – Бу көнне меню буенча балаларга ит һәм бәрәңге кыздырмасы биргәннәр иде. Ышанасызмы, юкмы, ләкин ул шулкадәр тәмле иде, әйтерсең лә аны өйдән пешереп китергәннәр!
Мондый сүзләрдән соң без дә райондагы мәктәпләрнең берсенә чыгып, әлеге сүзләрнең хаклыгына инанырга булдык. Һәм ике дә уйламый Бәтке авылына юл тоттык.
Безне, алдан хәбәр итмичә генә килгән, көтелмәгән кунакларны мәктәп директор Раушания Шагимәрданова каршы алды.
– Хәзер ашханәгә башлангыч сыйныф укучылары төшәчәк. Алар кайнар ашларын бушка ашыйлар. Гомумән алганда, мәктәптә белем алучы 434 баланың 206сы бушлай туклана, шуларның 14е – туклануга льгота алучы күпбалалы гаиләләрдән булган балалар һәм инвалидлар. Менюга килгәндә, ул барлык укучылар өчен дә бертөрле, аерма юк. Әйтик, бүген бездә балаларга пылау бирәләр. Менә узыгыз, үз күзегез белән барын да карап чыгыгыз, – дип, Раушания ханым безне ашханәгә озатып та куйды.
Ашханәгә килеп кергәч тә борынны тәмле ризык исләре кытыклый. Дежур торучы укучылар исә өстәлләргә җәһәт кенә кайнар пылау салынган тәлинкәләрне урнаштыралар, җимешле чәй салынган стаканнарны, кашыгын тезеп куялар. Аннары бирегә ипи салынган савытлар да килеп утыра. Ул арада пешекче апалары чәйгә таратырга дип печеньясын әзерләп, алма юу, аны өлешләргә бүлү эше белән мәшгуль иделәр.
Бер ун минуттан тәнәфескә дәшүче кыңгырау тавышы яңгырый. Ашханә эче шунда ук җанлана: башлангычта укучы сабыйлар тиз-тиз өстәл артларына утырып, кайнар аштан авыз итә башлый.
Сабырлыгыбызны җыеп, укучыларның ашаганнарын көтәбез. Мәктәптә бирелүче ризыкның аларга ошавы-ошамавы турында фикерләрен беләсе килгәч, көтәсең инде, башка чара юк бит.
Ниһаять, мөләем бер кызчык, савыт-сабасын илтеп куеп, ашханәдән чыгып бара. Аның белән танышып, сөйләшеп алырга өлгерәбез.
– Мин Самина Мөтаһирова булам, 2 сыйныфта укыйм, – ди ул тынак кына елмаеп һәм кызыксындырган соравыма җавап бирергә ашыга. – Миңа мәктәптә ашату ошый. Нәрсә бирсәләр дә, барын да яратам, ашамыйча калганым юк. Иң тәмлесе – котлет белән бәрәңге боламыгы, сосиска белән макарон. Күрәгә компотын гына бик өнәп бетрмим, – ди ул.
Ул арада яныбызда тагын бер укучы пәйда була. Бу 1 сыйныф укучысы Арлан Даутов.
– Минем иң яратып ашый торган ашлар ул: борщ, токмачлы аш, бәрәңге боламыгы белән котлет. Чәй, компот эчәргә дә бик яратам, – дип, җитди генә җавап бирә.
Шулвакыт бу ике балага алдан әзерләп куелган, бик тә хәйләкәр соравымны бирергә җөръәт итәм: “Мәктәптә ни телисең, шуны ашый аласың дип әйтсәләр, син нинди рызык сайлар идең?”
Самина белән Арланның җаваплары мине бик тә куандыра. “Чипсы, пицца, камыр ризыклары, ” – дип җавап бирми алар, ә өйләрендә яратып ашый торган һәм мәктәп ашханәсендә дә еш бирелүче шул ук бәрәңге, котлет, макаронны телгә ала.
Димәк, хәзерге вакытта да мәктәптәге туклану начар оештырылмаган. Балаларга ошый торган, аларның үсеп килүче яшь организмнарына файдалы һәм кирәкле ризыкны әле дә пешерә беләләр икән.
Вставка 1 : Бүгенге көндә районда 4016 укучы бала бар. Мәктәпнең башлангыч сыйныфларындагы барлык укучылар да һәм шуңа өстәп, инвалид (49 бала), күпбалалы (106 бала), социаль яктан куркыныч гаиләләрдән (11 бала) булган тагын 116 бала әлеге вакытта бушлай кайнар аш белән тәэмин ителгән. Бушка ашату федераль программа һәм район бюджеты хисабына башкарыла.
Башлангыч сыйныфларда 1 тапкыр ашау көненә – 55 сум 55 тиен, 5-11 сыйныфларда 1 тапкыр ашау 38 сум, инвалид балаларны 2 тапкыр ашату җәмгысы 46 сум 30 тиен тәшкил итә.
Вставка 2: 1 январдә район мәктәпләрендә азык-төлек блән тәэмин итүче яңа оператор эшли башлады. Бу җаваплылыгы чикләнгән “Гранд” җәмгыяте. Аның эшчәнлегенә 20 ел булса да, безнең районга ул былтыр гына килгән.
– Тукай районында без үткән елның июль аеннан эшли башладык. Башта балалар бакчаларын азык-төлек белән тәэмин иттек. Хәзер инде менә мәктәпләрне дә алдык. Әлеге вакытта тест режимында эшлибез, мәктәп җитәкчелеге безгә, ә без аларга күнегәбез, бер-беребезне ишетергэ тырышабыз. Бу безнең өчен бик мөһим, – диде “Гранд” ҖЧҖнең Тукай районы буенча кураторы Рита Насыйбуллина.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев