Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

М.Әхмәтов һәр авыл җирлеге башлыгы бизнеска керә алырлык кешеләрне белергә тиеш дип саный

Министр авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыруга ел саен 2 млрд сумнан артык акча юнәлдерелүен искәртте.

Татарстанның һәр авыл җирлеге башлыгында бизнеска җәлеп итәрдәй актив кешеләр исемлеге булырга тиеш. Республика Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кайбычта узган киңәшмәдәшулай дип әйтте.

Марат Әхмәтов Татарстан казнасыннан кече хуҗалык формаларына ярдәм итү һәм халыкның эшлеклелек активлыгын арттыруга ел саен 2 млрд сумнан артык акча юнәлдерелүен искәртте. Фермерларга грант ярдәме елдан ел артуын белдерде.

“2019 елда башлап йөрүче фермер программасы өчен 3 млн сум урынына 5 млн сум, гаилә терлекчелек фермалары өчен 10 млн сум урынына 30 млн сумга кадәр акча каралган. Крестьянинга әле кайчан мондый акча биргәннәре бар? Шуңа күрә һәр авыл җирлеге башлыгының авыл бизнесына җәлеп итү буенча эш алып бара алырлык актив кешеләр исемлеге булырга тиеш дип саныйбыз”, - ди министр.

Ул шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм турында ТР законы өченче ел гамәлдә булуын искәртте. “Быел төрле юнәлешләр буенча хуҗалыкларга 548 млн сум акча бирү ниятләнә. Нигездә, ул савым сыерлары санын саклап калуга юнәлдерелгән”, - диде. Министр әйтүенчә, 1 ноябрьгә кадәр субидияләрнең 70 проценты инде күчерелгән.

Марат Әхмәтов бүген авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларын арттыруга басым ясалуын искәртте. Шушы зонага керүче районнарда 41 кооператив теркәлгәнен, шул исәптән 17 се 2018 елда барлыкка килгәнен әйтте.

  • Халыкның эшлеклелек активлыгын күтәрүгә багышланган зональ семинар-киңәшмәдә кайбычлылардан тыш, Апас, Буа Чүпрәле, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш районнары башлыклары, авыл җирлекләре җитәкчеләре, фермерлар чакырылган иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев