Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев: Күптелле белем бирү комплексларын төзү график буенча бара

Беренче күптелле белем бирү комплексы объектларын проектлаштыру һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә бүген Казан Кремлендә узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» беренче күптелле белем бирү комплексы объектларын проектлау һәм төзү барышы хакында сөйләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комплексның яңа объектларын проектлаштыру һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә Минтимер Шәймиев әйткәнчә, бүгенге көндә барлык эшләр дә график буенча бара.

Совещание по вопросам проектирования, хода строительства объектов первого полилингвального образовательного комплекса "Адымнар – путь к знаниям и согласию".Проводит Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш.Шаймиев.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов киңәшмәдә беренче күптелле белем бирү комплексы структурасы турында сөйләде. Ул 600 кешегә исәпләнгән башлангыч мәктәп (Бичурин урамындагы 165нче номерлы мәктәп бинасы), 800 кешегә исәпләнгән билингваль мәктәп (Бичурин урамындагы 165нче номерлы мәктәп янкормасы) турында әйтте.

Шулай ук Бондаренко урамындагы 1224 кешегә исәпләнгән күптелле белем бирү мәктәбе, шулай ук Бондаренко урамындагы 240 кешегә исәпләнгән интернат һәм Арча районында шәһәр яны ел әйләнәсе эшли торган өстәмә белем бирү үзәге турында фикер алышу булды. Министр күптелле белем бирү комплексы белән хезмәттәшлектә күптелле балалар бакчалары да эшләячәген әйтте.

Совещание по вопросам проектирования, хода строительства объектов первого полилингвального образовательного комплекса "Адымнар – путь к знаниям и согласию".Проводит Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш.Шаймиев.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Яңарыш» Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов катнашты.

Биредә «Татарстан ГИСУ» директоры Марат Айзатуллин, «ТИГП» ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, «Грань» ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов, Казан шәһәре Яңа Савин районының инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 165нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов һәм башка рәсми затлар бар иде.

Совещание по вопросам проектирования, хода строительства объектов первого полилингвального образовательного комплекса "Адымнар – путь к знаниям и согласию".Проводит Государственный Советник Республики Татарстан М.Ш.Шаймиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев