Минтимер Шәймиев Болгарда чәй музеенда самавыр кайнату турында сөйләде
Яңа экспозицияләрнең рәсми ачылышы Изге Болгар җыенына туры китерелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар музей-тыюлыгындагы музейлар белән танышты. Яңа экспозицияләрнең рәсми ачылышы нәкъ менә Изге Болгар җыенына туры китерелгән.
"Болгар чәйләве" экспозициясе төбәк халыкларының чәй эчү традицияләрен ачып бирә. Чәй эчү Росия һәм Идел буе халыкларының кунакчыллык үзенчәлеге булган. Экспозициядә чәй эчү мәдәниятенең урта гасырлар чорыннан ук төбәк тарихы белән бәйләнеше, чәй әзерләү һәм эчү мохите күрсәтелгән.
Музейда самавырлар коллекциясе игътибарга лаек. Биредә төрле чорларның 50 ләп самавыры тәкъдим ителгән. Алар XIX гасырның икенче яртысыннан XX гасырның 70 елларына кадәр чорларга карый. Музей территориясендә 30 кв метр мәйданлы агач йорт, зур бакча биләмәсе, җимеш агачлары бакчасы, яшелчә түтәлләре, чәй үләннәре киптерү һәм сату йорты бар. Музей хезмәткәрләре монда махсус мәтрүшкә, бөтнек, мелисса, Иван-чәй һәм башка үләннәр утыртылуы турында сөйләде.
Минтимер Шәймиев музейга керер алдыннан барлык объектларда идарә планы булырга һәм ЮНЕСКО таләпләренә җавап бирергә тиешлеген белдерде. Самавырлы йортка үтеп, ул самавырны тизрәк кайнату өчен ир-ат итеге кулланылуын билгеләп узды. Үзе белән янәшә торган Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтыновтан "син "сапоги" кулландыңмы, әллә юкмы" дип сорады. Соңгысы "минем алай сапоги белән эшләгәнем булмады" дигәч, "бәлки, булмагандыр ул сездә" дип шаяртып алды. Юрий Камалтынов "юк, нигә, кирза итек бар иде" дигәч, Минтимер Шәймиев "кирза итек бик үк туры килми, ул бөгелми, каты" диде. "Аның өчен хром сапоги әйбәт", - диючеләр булды.
"Яңарыш" фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова иң мөһиме монда туристлар белән эшләүгә, интерактивларга өстенлек бирелүе турында әйтте. Сүз уңаеннан, бүген музейга кергән кунаклар өчен бавырсак, коймак пешерү кебек мастер-класслар үткәрелгәнен әйттеләр. Кергән кунакларны болгарча үлән чәе белән сыйладылар. Чәй табынына күмәч, бал-май, кара һәм кызыл карлыган, кура җиләге, чәчәк, карабодай баллары куелган.
"Чәй темасы бик әһәмиятле", - дип Минтимер Шәймиев чәйләү музееның музей-тыюлык программасына туры килүен билгеләп узды. "Бу музейны әле тулыландырачакбыз", - диде.
Абдулла Алиш музеенда язучы әсәрләре белән бәйле тема урын алган. Сенсор экраннарда интерактив формада татар һәм рус телләрендә әсәрләре белән танышырга була. Елга шәһәре музеенда исә, елга тормышы белән бәйле экспонатлар урын алган. Төп экспонат агач көймә. Кайчандыр мондый көймәләр Идел буенда үскән зур агачлардан ясалган. Биредә балык тоту ятьмәләре һәм башкаларны күрергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев