Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөяне торгызу турында: Эшләгән саен күбрәк эшлисе килде

Болгар һәм Зөяне торгызуга багышланган проектка йомгак ясалды.

Болгар һәм Зөядә тарихи һәйкәлләрне торгызу эше барышында эшләгән саен эшлисе килде, ди Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш” республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев.

 "Пирамида" сараенда "Мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәре һәм борынгы Болгар” проектына йомгак ясау тантанасы узды. Проект 2010 елдан бирле гамәлгә ашырылып килде.

"Бу кызыклы һәм нәтиҗәле тәҗрибә булды. Ачышлар, сокланулар, үз-үзебезне белү еллары булды. Тугыз ел эчендә әһәмиятле корылмалар төзеп, тарихи һәйкәлләр торгызып, заманча инфраструктура булдырып, территорияне ямьләндереп кенә калмадык, ә иң мөһиме ата-бабаларыбызның традицияләре, мәдәниятен, рухилыкны һәм иманны кайтаруга ирештек. Эшләгән саен күбрәк эшлисе килде", - ди Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе проектны гамәлгә ашыруга хәйриячеләр дә үзеннән зур өлеш керткәнен билгеләп үтте. Шулай ук, археолог, реставратор, төзүче, консультантлардан торган профессиональ команда эшләгәнен ассызыклап үтте.

"Бу чын күңелдән һәм күңел өчен эшләнә. Болгар һәм Зөянең торгызылган объектларын бүген горурлык белән күрсәтәбез. Бүген бу урыннарга 1 млн нан артык турист килә. Без бик яхшы бәяләмәләр ишетәбез", - диде Минтимер Шәймиев.
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев