Министрлыктан килгән хәбәр
Тукай районында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 50,1 мең сум тәшкил итә.
Тармак буенча мәгълүматларны гыйнвардан октябрьгә кадәр ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы бастырып чыгарды. Күрсәткеч узган елдан 15% ка арткан - ул вакытта “кырларда эшләүчеләр” 43,5 мең сум алган. Хәзер муниципалитет хезмәт хакы буенча Татарстан районнары арасында өченче урында тора – гәрчә март аенда ук абсолют лидер булса да. Аны Яшел Үзән һәм Бөгелмә районнары узып китә.
Өченче квартал нәтиҗәләре буенча Тукай авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең акчалата табышы 19,4 млн сум тәшкил иткән, узган елга карата 12%.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев