Министр татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездында катнашучыларның татар телендә генә сөйләүләрен сорады
Р.Борһанов: Президиумда татарчаны аңламаучы бар, шуңа русча сөйлим дию – үзегезне алдау
“Президиумда татарчаны аңламаучы бар, шуңа русча сөйлим дип әйтү – ул безне алдау түгел, үзегезне алдау”, - дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.
Бүген “Корстон" комплексында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съезды пленар утырышында ул, русча сөйләргә җыенучыларны да туктатып, татарча чыгыш ясарга кушты. “Разил Исмәгыйлевичның бер яраткан сүзе бар: әгәр дә шушы залда 600 татар кешесе утыра икән, бер рус кешесе булса, без русча сөйләшә башлыйбыз. Андрей Евгеньевичка (Андрей Петров – РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомум белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры – Т.И. искәрмәсе) бөтенесе дә аңлашылсын өчен, профессиональ тәрҗемәчене чакырдык. Икенчедән, барлык материаллар русчага тәрҗемә ителде, ул аларны кичә кичтән карап утырды. Һәр әйткән сүзебезне аңлап бара. Трибунага чыгып, әгәр дә татарча сөйләшергә авырсынасыз икән, “иптәшләр, минем татар теле начаррак, күптән сөйләшкәнем юк, гафу итәрсез, барыбер татарча сөйләшәм дип әйтәсез икән, сезне монда бөтен кеше аңлап, алкышлар белән кабул итәрләр иде. “Президиумда татарчаны аңламый торган кеше утыра, шуңа русча сөйлим” дип әйтү ул - безне алдау түгел, үзегезне алдау. Без бит, кая керсәк тә, үзебезне шулай тотабыз. Анысын да үзгәртергә, үзебездән башларга кирәк”, - дип өндәде Рафис Борһанов.
Министр һәркемнең, кая гына барса да, үзеннән башларга тиешлеген ассызыклады. “Министрдан да, Язучылар берлеге рәисеннән дә файда булмый. Кем рөхсәт итми татар телен сайларга? Үзебез теләмибез кайбер мәктәпләрдә. Әле бит закон, уку планы үзгәрмәде, сәгатьләр саны кимемәде”, - ди ул.
Рафис Борһанов фикеренчә, киләчәкнең күп өлеше татар теле укытучыларында булса да, укытучылар җилкәсенә генә йөкләп калдыру да дөрес түгел. “Без барыбыз да бу йөкне уртаклашырга тиеш. Съезддан съездга гына чыгыш ясап эш бармый. Бер-беребезгә ярдәм итсәк, эшләр барыр. 8нче съездга килгәндә, нәрсәне эшләдек, нәрсәне урыныннын кузгата алдык – шуннан башларбыз”, - диде ул.
- 2018 елның 8-10 июлендә Кукмара районында һәм Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VII Бөтенроссия съезды узды. Аның эшендә РФнең 32 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан һәм Казахстан Республикасыннан 700 делегат катнашты.
Съездның резолюциясендә түбәндәгеләр язылган:
- Съездның югары фәнни-гамәли дәрәҗәдә әзерләнүен һәм уздырылуын билгеләп үтәбез;
- РФ күп милләтле халкының тел мирасын, мәдәниятен, традицияләрен саклап калу һәм үстерүдә Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен, РФ республикаларының дәүләт телләрен өйрәнүнең һәм РФ халыкларының туган телендә белем бирүнең әһәмиятен искәртәбез;
- Укытучылар тарафыннан укучыларга дифференциаль якын килеп, туган тел һәм әдәбиятын укыту технологияләрен камилләштерү, укытуда заманча чараларны киң куллану зарурлыгын ассызыклыйбыз;
- РФ халыкларының туган телләрен өйрәтүче, туган телдә (шул исәптән – татар телендә) белем бирүче оешмалар өчен педагогик кадрлар әзерләүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, камилләштерү өчен кичекмәстән чаралар мөһимлеген билгелибез;
- Милли мәгариф мәсьәләләрендә Бөтендөнья татар конгрессы потенциалын киң куллануны тәкъдим итәбез;
- Төрле яшьтәге балалар өчен татар телендә балалар әдәбиятын булдыруга һәм бастырып чыгаруга, шул исәптән электрон рәвештә, шулай ук уку әсбаплары чыгаруга грантлар бирү, тиешле конкурслар үткәрү юлы һәм башка юллар белән дәүләт ярдәме күрсәтү һәм башкалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев