Министр басуларга бәя бирде
ТР премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Тукай районына килде. Ул район басулары торышы белән танышты. Соңыннан «Кама» агрофирмасының Шилнәбаш авылы янындагы басуында район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, предприятиеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән очрашты.
Район башлыгы Фаил Камаев республика вәкилен кыр эшләре барышы белән таныштырды: «Язгы культураларны чәчү төгәлләнде. Барлыгы 48,5 мең гектар чәчелде. Шул исәптән 31 мең гектарда бөртекле культуралар, 8,8 мең гектарда азык культуралары, 8,8 мең гектарда техник культуралар. Басуларны карау эшләре дәвам итә. Шытымнарга кадәр 3,2 мең гектар мәйдан, тишелеп чыкканнан соң 2 мең гектар җир тырмаланды. Корткычларга каршы барлыгы 4,5 мең гектар, авыруларга каршы 11,4 мең гектар, чүп үләннәренә каршы 16,8 мең гектар җир эшкәртелде. Уҗымнарны яфрактан тукландыру эшләре 10,1 мең гектарда, тамырдан тукландыру 19,2 мең гектарда башкарылды», – диде ул. Шулай ук район башлыгы быел минераль ашламалар бер гектарга 92,6 килограмм исәбеннән тупланганын билгеләп үтте. Бу күрсәткеч узган елдагыдан 6 килограммга артыграк.
Марат Әхмәтов район басулары торышы белән канәгать булуын белдерде: «Басулар тигез өлгерә. Соңгы арада яуган бозлы яңгырлар һәм җил-давыллар да сезне әйләнеп үткән – чәчүлекләр зыян күрмәгән. Әйтергә кирәк, быелгы яз авыл хуҗалыгы тармагы өчен аерата кулай. Һава торышы алга таба да безне сөендереп, сезнең яктан барлык агрочаралар да үтәлсә, чәчүлекләрегез мул уңыш вәгъдә итә», – диде ул.
Шулай ук Марат Әхмәтов район хуҗалыкларында җитештерүчәнлекне киңәйтү буенча уңай динамиканы билгеләп үтте. Бүген «Ярыш», «Гигант» хуҗалыкларында һәм «Миңнехуҗин» КФХда яңа саву заллары төзелә.
Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Хөрмәтуллин министрга рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Сез авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең авыр хезмәте турында төптән беләсез. Сезнең яктан кайгыртучанлык тоеп яшибез. Дәүләт күләмендә сез безнең яклаучыбыз да, таянычыбыз да», – диде ул.
Алга таба республика вәкиле хуҗалык җитәкчеләренең хәлләрен белешеп, бүген аграрийларны иң борчыган мәсьәләләр хакында сорашты.
Җитәкчеләрне кадрларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе кызыксындырды. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр өчен социаль ипотека программасы буенча түбән процент белән кредит алу уңышлы булыр иде, диделәр алар.
Хуҗалык җитәкчеләре 60х40 программасының алга таба да дәвамлы булуын сорады. «Заманча, кыйммәтле техника алганда әлеге программа зур булышлык күрсәтә», – диделәр алар.
Марат Әхмәтов районның алдынгы хуҗалыкларын эшләп килүче федераль программаларда катнашырга өндәде: «Андый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый. Документларны эшләгәндә аеруча игътибарлы булыгыз», – диде ул.
Министрга мал асраучы авыл кешеләрнең дә сорауларын җиткерделәр. Ул шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөт бәясенә кагыла. Бүген сөтнең бер литрын 15,5 сумнан кабул итәләр.
«Аларны да аңларга була: сыерны асрагач, аннан файда да күрәсе килә халыкның. Кызганычка каршы, халыктан җыйган сөт бәясен күтәрергә мөмкинлек юк. Әмма дәүләт халыкны ташламый, кулдан килгәнчә ярдәм итә. Бүген бер баш савым сыерга 2-4 мең сум субсидия бирү каралган», – дип җавап бирде министр.
«Меркурий» системасы – җитештергән сөтеңне, итеңне сата алу өчен электрон ветеринар сертификат алу турында да сүз чыкты. «Электрон форматка күчү – заман таләбе. Төп максат – халыкны сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү. Әлеге документны сөт җыючылар тутыра, бик аз вакытны ала, ул түләүсез», – диде Марат Әхмәтов. Шулай ук ул җирлек башлыкларына әлеге программа буенча халык арасында аңлату эшләрен алып барырга өндәде.
Рөстәм Закиев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев