Минем улым армиядә!
Армиядә хезмәт итү – ир-егет өчен олы дәрәҗә. Патриотик тәрбия кечкенәдән бирелә. Ә аның орлыкларын, нигездә, баласына үзе дә кайчандыр солдат булган әти кеше сала. Кече Шилнәдә яшәүче Әсхәт Халиковның исә әтисе генә түгел, бабасы, абыйлары да, гомумән, нәселләрендәге һәр ир-ат хәрби хезмәттә булган. Шуңа күрә армиягә бармау турындагы уй Әсхәтнең күңеленә дә кереп карамаган.
– Мин, һичшиксез, армиягә барачакмын. Бу минем өчен бик мөһим, – дип кистереп әйтә ул әнисенә. – Армиядә хезмәт итүне һәр ир кешенең бурычы дип саныйм. Армия холыкны чыныктыра, физик яктан ныгыта, мөстәкыйль-леккә, карарлар кабул итәргә өйрәтә.
Егет 2020 елның 25 ноябрендә солдатка алына. Армиягә кадәр ул югары белем алып, хезмәт юлын башларга өлгергән була инде. Әсхәт КФУның Яр Чаллыдагы филиалының энергетика-машина төзе-леше факультетын кызыл дипломга тәмамлаган.
Тыйнак, яхшы күңелле, шул ук вакытта җаваплы һәм белемле егетне беренче әңгәмәдән соң ук эшкә алалар. Ул КАМАЗ двигательләрен проектлау буенча инженер булып урнаша. Ике ел эшләгәннән соң Әсхәт хәрби хезмәткә чакыру ала.
– Башта улым өчен бик борчылдым. Дөресен әйткәндә, иң начарына әзерләндем, – дип сөйли Әсхәтнең әнисе Рушания Таһировна. – Чынлыкта барысы да яхшы булып чыкты. Армия алай куркыныч түгел икән, мин моңа улым белән сөйләшкәндә инандым. Бүген солдатларга гади генә булса да телефон бирәләр, без көн саен улым белән ике минут сөйләшәбез. Аның тавышыннан улымның канәгать булуын сизәм, ул яңа дуслар таптым, биредә бик яхшы ашаталар дип сөйли. Димәк, барысы да әйбәт. Хәзер минем күңелем тыныч. Кызганыч, коронавирус аркасында присягага гына бара алмадык.
Әсхәт һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Бүген Омск шәһәрендә өйрәнүләр үтә. Биредә ул бүлек командирына укый, БМП (хәрби пехота машинасын) йөртү таныклыгы алачак. Өйрәнүләр март азагына кадәр дәвам итәчәк.
– Улым Кремль полкына да эләгә ала иде. Башта ул шунда чакырылды. Ләкин диплом якларга кирәк булды. Шунлыктан әлеге дәрәҗәле полкка өлгерә алмады, – дип бүлешә Рушания Салихова.
Армиядән соң Әсхәт кабат эшенә кайтып карьерасын үстерергә, машина алырга һәм гаилә корырга ниятли. Рушания ханым улын бик сагына, аның исән-имин кайтуын зарыгып, көннәрне санап көтә.
«Улыгызны армиягә җибәрәсегез килдеме?» дигән соравыма Рушания Таһировна: «Җибәрәсем килмәсә дә, улымның карарын кире какмадым. Аның солдат булу теләге бик көчле иде, күңелен сындырасым килмәде.», – дип җавап бирде.
«Улыгызны солдатка җибәрер идегезме?» дигән сорауны без райондашларыбызга бирдек.
Ир баланы тәрбияләү, хәрби хезмәткә җибәрү – гади эш түгел. Аллаһ Тәгалә әти-әниләргә көч һәм түземлек, сәламәтлек бирсен.
Фәнис Шәйхразиев, Боерган авылы:
– Армиядә хезмәт итү кирәк. Егетләрдә ир-ат сыйфатлары тәрбияли ул. Ләкин хәзерге армия системасы гына бераз куркыта».
Наилә Гарипова, Яңа поселогы:
– Армиядә хезмәт итү куркынычка әйләнеп бара. Рамил дигән бала белән нәрсә булып бетте (редакциядән: Рамил Шәмсетдинов). Минем улым армиядә күптән булды. Бүген аны җибәрергә куркыр идем».
Рәмис Сәлимов, Малтабар авылы:
– Әлегә минем балаларым юк. Малайларым туса, җибәрер идем. Хезмәт итү, әлбәттә, кирәк. Үзем дә, энекәшем дә хезмәт итеп кайттык. Ир-егет тәвәккәл булырга тиеш. Армиядә бердәмлеккә, җаваплылыкка өйрәнәсең, дуслыкның кадерен ныграк аңлыйсың. Киемне чиста йөртергә, ашарга пешерергә, акчаны сак тотарга да армия өйрәтә.
/ Фото Рушания Салиховадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев