Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минем шәҗәрәм

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 20 марттан 30 апрельгә кадәр «Минем шәҗәрәм» дигән генеалогик тикшеренүләр республика конкурсын үткәрә. Муниципаль этап 20 марттан башланды һәм 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге бәйге төрле яшь төркемнәре өчен оештырыла.

Беренче-дүртенче сыйныф укучылары гаилә агачының рәсеме (шәҗәрә), комментарийлар белән фотоальбомнар, коллажлар, схемалар, плакатлар, аппликация, табигый материаллар һәм тукыма кулланып башкарылган иҗади эшләр тапшыра. Катнашучылар өчен эш күләме чикләнмәгән.
Бишенче-сигезенче сыйныф укучылары шәҗәрә рәсеме, комментарийлар, коллажлар, схемалар, плакатлар, аппликация, табигый материал һәм тукыма кулланып башкарылган күләмле иҗади эш һәм реферат, эссе, инша кебек язма эш тапшыра.
Тугызынчы-унберенче сыйныф укучылары теләсә кайсы форматта тикшеренү эше әзерли. Ул язма эш, видеохезмәтләр (гаилә тарихы турында 10 минутка кадәр дәвам иткән фильмнар), презентацияләр булырга мөмкин.
18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмалары студентлары архив документлары нигезендә проект-тикшеренү эше – фәнни хисап, фәнни мәкалә, доклад тапшыра.
Республика конкурсында шулай ук 18 яшьтән өлкәнрәкләр дә катнаша ала. Катнашучыларга язма эшләр (эссе яки мәкалә); генеалогик схемалар һәм борынгы язмалар; гаилә тарихы турында фильмнар; презентацияләр тәкъдим итәргә кирәк.
Конкурс җиңүчеләре һәр яшь төркеме буенча аерым билгеләнә. Эшләр рус һәм татар телләрендә кабул ителә.
Бәйге җиңүчеләре дипломнар һәм I урын өчен 50 мең сум, II урын өчен 30 мең сум, III урын өчен 20 мең сум күләмендә акчалата премияләр белән бүләкләнә.
Конкурсның муниципаль этабында катнашу өчен 5 апрельгә кадәр Kultura.Tuk@tatar.ru электрон почтасына яисә хат белән Яр Чаллы, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт адресына заявка тапшырырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 70-13-42.
Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүмат Тукай районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев