Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минем комсомол елларым

Яңа Бүләк авылы китапханәсендә «Минем комсомол елларым» дип исемләнгән очрашу кичәсе узды.

Очрашуда төрле елларда комсомол сафларына кергән, ул уздырган чараларның актив катнашучылары булган элеккеге комсомоллар катнашты. Кичәне оештыручы комсомол оешмасы, комсомоллар күрсәткән батырлыклар турында шактый бай эчтәлекле чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан батыр комсомоллар белән таныштырды, сугыштан соңгы елларда комсомоллар катнашында барган төзелешләр турында, Байкал-Амур тимер юл магистрален төзүдә, КамАЗ төзелешендә актив катнашулары турында искә алып узды. Сугыш кырларында, сугыштан соңгы авыр елларда, төзелешләрдә күрсәткән батырлыклары, уңышлары өчен алынган алты ордены турында да сөйләде.
Чарада катнашучылар барысы да комсомол сафларында торулары белән горурлануларын белдерделәр, үзләренең комсомолга керү тарихы турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр, хәтта комсомол сафларына кабул ителгәндә нинди сорауларга җаваплар бирүләрен дә искә алдылар. «Комсомол безне тырышып укырга, өлкәннәрне ихтирам итәргә, дусларга хыянәт итмәскә, игелекләр генә кылырга, кешелекле булырга, хезмәт сөяргә өйрәтте», – диделәр алар үзләренең чыгышларында.
«Без дә комсомол идек» дип аталган бай эчтәлекле китаплар күргәзмәсе белән танышканнан соң, кичәдә катнашучылар комсомол тарихына, аның атрибутларына, викторина сорауларына төгәл җаваплар бирделәр, комсомолларга багышлап язылган шигырь һәм җырларны искә төшерделәр, дип яза авыл китапханәсе мөдире Зөлфия Мингалиева.

Фото Зөлфия Мингалиева тарафыннан бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев