Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Минем гаилә» дигән темага чара

2018 елның 15 маенда Тукай муниципаль районындагы халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Шәфкатъ» психологы - Насырова Ләйсән Каюм кызы балаларга гаиләгә җаваплы караш тәрбияләүгә юнәлгән «Минем гаилә» дигән темага чара үткәрде.

15 май Халыкара гаилә көне. Бу бәйрәм гаилә традицияләренә карата хөрмәт күрсәтү, буыннар арасында элемтә булдыру максатыннан үткәрелә. Чөнки һәр кешенең тормышы гаиләдән башлана. Һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме безгә – гаилә. Чараны балалар гаилә турында шигырьләр укып башладылар һәм рәсем ясадылар. Чара азагында ата-аналар, абыйлар һәм апалар белән аралашу турында әңгәмә уткәрелде.Чарада Тукай муниципаль районының 7 балигъ булмаган балалары актив катнаштылар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев