Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Миңнеханов» КФХ җитәкчесе Минталип Миннехановның Яңа ел белән котлауы

Райондашлар! Фермер хуҗалыгыбыз, гаиләм исеменнән сезне һәм якыннарыгызны якынлашып килүче 2022 ел белән тәбрик итәм.  

2021 ел кешелеккә үз сынаулары белән килсә дә, тукайлылар сынатмады: җитештерүнең һәр тармагы бүген яхшы күрсәткечләре белән сөендерә. Безнең агросәнәгать тармагында, җитештерү комплексында уңышлы программалар эшли. Эре предприятиеләр, фермер хуҗалыклары аларның күпчелегендә катнашып, җитештерүне үстерә. Игенчеләребезнең осталыгы, тырышлыгы, фидакарь хезмәте һәм алдынгы технологияләрне куллануы нәтиҗәсендә яхшы уңыш җыеп алынды, ит-сөт җитештерелде. Яңа проектларның тормышка ашырылуына, яшьләргә эшләү һәм яшәү өчен мөмкинлекләр тудырылуга чиксез сөенәбез. Киләчәккә дә ныклы адымнар белән атлыйк, Яңа 2022 ел безнең өчен яңа перспективалар ачсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, эшегездә уңышлар телим. 
 Хөрмәт белән «Миңнеханов» КФХ җитәкчесе Минталип Миннеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев