Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мин – укытучы!

«Бүген мин укытучы булам!» Рәмзия, Ясирә беренче укытучылары Гөлбостан Садыйковага охшарга теләп, балаларга дәрес бирәләр, диктант яздыралар, билге куялар. Укытучылы уйнап үскән Иске Абдул кызлары бүген халык арасында абруй казанган укытучылар. 

Укучы гыйлем арбасын төпкә җигелеп тарта алсын өчен бала башлангыч сыйныфларда ук ныклы белем алырга тиеш. Балачактан укытучы булырга хыялланган педагоглар Рәмзия Сафина белән Ясирә Мөнәвирова Мерәс башлангыч мәктәбендә эшлиләр. Бу мәктәптә быел дүрт сыйныфта нибары 7 бала укый. «Хәзер, балалар аз булу сәбәпле, индивидуаль белем бирәбез дип әйтергә була. Чөнки ике-өч балага белем биргәндә һәркайсына шәхсән якын киләсең. Авыл җирлекләрендә укыган балаларның белем дәрәҗәсе шәһәрнекеләрдән ким түгел. Бездә башлангыч сыйныфлардан ук инглиз теле укытыла», – дип, балаларның чит тел өйрәнүдән мәхрүм булмавына сөенүен белдерә Рәмзия Сафина.
Рәмзия һәм Ясирә икесе дә Мерәс киленнәре. Алар авыл халкы алдында күз өстендәге каш шикелле. Инглиз телен Мерәс килене Альбина Зыятдинова укыта. Аның әнисе Рәзимә Кәшбетдин кызы балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләгән. Шуңа күрә Альбинада «Нинди һөнәр сайларга?» дигән сорау тумаган да. Ул Чаллы педагогия институтының башлангыч сыйныф укытучылары әзерләү факультетын тәмамлаган. Студент елларында ук балаларга хореография дәресләре биргән. Кул эшләре түгәрәгенә йөргән. Мерәскә килен булып төшкәч, бу һөнәрләр гаилә тормышында да, эшендә дә ярап куйган. Альбина авыл балаларына хореография дәресләре дә бирә. 
Каладамы-саладамы, шәһәр гимназиясендәме яисә авылның башлангыч мәктәбендәме – нинди генә мәктәптә эшләсәң дә, укытучыларга таләпләр бик югары. Алар өч ел саен квалификация күтәрү курслары, биш ел саен аттестация үтәләр. Олимпиадаларда катнашу, тәҗрибә уртаклашу өчен ачык дәресләр күрсәтү – болар барысы да балаларда белем алуга кызыксыну уяту өчен кирәк. 
Мерәс башлангыч мәктәбе – кечкенә коллектив. Шулай булуына да карамастан, иҗтимагый үзәкнең рухи учагын дөрләтеп яшиләр. Башлангыч сыйныфта укучы җиде бала белән ел әйләнәсенә авылда уздырыла торган барлык мәдәни чараларда катнашалар. Кечкенә коллективта саллы эшләр башкарыла.
Рәмзия 1нче һәм 3нче сыйныфны, Ясирә 2нче һәм 4нче сыйныфны укыта. Казанда укытучыларның квалификациясен күтәрү курсларында укып аттестация үткәндә профессорлар педагогларның эш ысулын белгәч гаҗәпкә калган. Бер аудиториядә, бер үк вакытта ике төрле класска ничек итеп сыйфатлы белем биреп була? Сере исә гап-гади: балачактан һөнәреңне дөрес сайлап, үз эшеңне яратып, ихластан башкаруда. «Балаларның күңеле аеруча сизгер була. Педагог һәр балага шәхес итеп карарга тиеш. Укучының сәләтен, мөмкинлекләрен белергә һәм аны үстерергә тырышабыз. Тәрбия сәгатьләрендә балаларда нәсел-нәсәп, туган як һәм аның кешеләре белән горурлану хисләре уяту өчен авылыбызның аксакаллары, хөрмәтле кешеләре белән очрашулар оештырабыз. Гыйлем-тәрбия биргәндә кечкенә сыман тоелган детальләр дә кеше тормышында әһәмиятле булырга мөмкин. Укытучының бурычы – төпле белем бирү һәм балаларны әдәпле-әхлаклы итеп тәрбияләү. Бала тормышта үз урынын тапсын өчен кече яшьтән хезмәт тәрбиясе дә алырга тиеш», – диләр педагоглар. 
Рәмзия Шәйхнур кызының белем бирү өлкәсендәге хезмәтләре югары бәяләнгән. Югары категорияле педагог күпләгән мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Рәмзия Сафина «Иң яхшы укытучы» номинациясендә республика грантына ия булган, методик эшләнмәләр буенча бөтенроссия бәйгесендә лауреат исемен алган. 
Күрше кызлары гел бергә. Бер класста укып, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рәмзия Алабуга педагогия институтының физика һәм математика факультетын тәмамлый. Ясирә Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының башлангыч сыйныфлар факультетында укып югары белем ала. Рәмзия ханым: «Укытучылыкка юлны икебез бергә, бала вакыттан салдык. Ясирәнең әбисе Гөлбостан апа әти-әниемнең дә, үземнең дә беренче укытучым. Дустымның әнисе Тәскирә апа гомер буе Иске Абдул урта мәктәбендә пионервожатый булып эшләде. Ясирә – өченче буын педагог. Аларның бер гасырдан артык эш стажы җыела. Ясирә – дустым да ышанычлы хезмәттәшем дә», – ди. 
Ясирә Мөнәвирова Мерәс егете Ринатка кияүгә чыккач ике ел Иске Абдул урта мәктәбенә йөреп укыткан. Пенсия яшендәге укытучылар лаеклы ялга киткәч, Мерәс башлангыч мәктәбендә эшли башлаган. Инде менә чирек гасырдан артык гомер үткән. Күпме баланы хәреф танырга, кулыннан тотып язарга өйрәткән ул. Аларның шатлыгына сөенеп, борчуына көенеп, һәр баланы үз баласыдай якын күреп белем һәм тәрбия биргән. Педагоглар династиясен дәвам итүче ханымның хезмәте шулай ук югары бәяләнгән. Укыту һәм тәрбия эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкәне өчен ул күп кенә мактау грамоталарына, рәхмәт хатларына лаек булган. Төрле бәйгеләрдә, район күләмендә уздырылган бәйрәмнәрдә катнашып, алдынгы урыннарны яулаган. 
«Икебез дә эшкә бик теләп, ашкынып киләбез. Өйгә сөенә-сөенә кайтабыз. Рәмзия белән нинди генә эшкә алынсак та, бер фикердә булгач, авыр булып тоелган эшләр дә җиңел башкарыла. Авылыбызда яшь гаиләләр булып, балалар туып, фермаларыбыз гөрләп эшләп торса, балалар бакчасы, мәктәбебез яшәр. Мәктәп булган җирдә авыл сулышы өзелмәс», – ди Ясирә.
Мерәс башлангыч мәктәбенең хезмәт коллективы, укучылар һәм ата-аналар мәктәпнең матди-техник базасын ныгытуда зур ярдәм күрсәткәне өчен Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчелегенә рәхмәтле. Мәктәпкә яңа тәрәзәләр куелган, укучыларның ашау бүлмәсенә өстәл-урындыклар кайтарылган. Спорт залына ремонт ясалган. Мерәс башлангыч мәктәбендә укучыларга спорт белән шөгыльләнү өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Балалар өчен көрәш секциясе эшли. Кичләрен авыл яшьләре спорт залында көрәш белән шөгыльләнәләр. 
Башлангыч мәктәп – балачак чоры. Гомерлеккә истә калачак балачакны бәхетле һәм уңышлы итү – педагогларның изге эше. Мерәс укытучыларының эшләрендә уңышлар гына юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев