Реклама
Яңалыклар
Мин татарча сөйләшәм
Татарстан поселогы мәдәният йорты хезмәткәрләре, волонтерлар клубы берләшмәсе активистлары белән бергә “Мин татарча сөйләшәм” Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган чарада катнаштылар. Аның максаты-халыкны татар телендә аралашуга җәлеп итү.
Акцияне оештыручылар халыкка флаерлар тараттылар, һәр кеше белән татар телендә сөйләштеләр, туган телгә мөнәсәбәтләрен белештеләр. Чара уңышлы килеп чыкты. Акциягә Кнәз авыл җирлегендә яшәүче бик күпләр кушылды. Өлкәннәр һәм балалар татар теленең байлыгы һәм матурлыгы турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр.
Без барыбызны да татар телендә сөйләшергә, икенче дәүләт телен яратырга һәм белергә, өйрәнергә чакырабыз!
Тамара Тузеева,
Кнәз мәдәният йорты директоры
/АВТОР ФОТОСЫ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев