Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мин сайлауга ни өчен барам?

Бу атнада, 8 сентябрьдә, ТР Дәүләт Советына алтынчы чакырылыш депутатларын сайлаулар. Бу уңайдан без газета укучылардан сораштыру үткәрүне дәвам итәбез. Халык сайлауга нинди өметләр белән бара, нәрсә көтә?

Нәзилә Нуретдинова, Яңа поселогы ФАП мөдире,
– Медицина хезмәткәре буларак, сәламәтлек саклауга кагылышлы программасы булган һәм аны тормышка ашырырдай депутатлар сайлануын телим. Авыл җирлегендә яшәүче халыкка бушлай медицина хезмәте күрсәтүне, ярдәмгә мохтаҗ булган авыруларны бушлай дарулар белән тәэмин итүне гарантияләгән законнар кабул итәрдәй депутатларга тавыш бирик. 
ФАП мөдире буларак, сайлаячак депутатларга гозерем шул: зур авылларга, поселокларга да модульле ФАПлар төзесеннәр иде. Безнең Яңа поселогында ФАП бинасы бик искергән, аны ремонтлау, төзекләндерү өчен зур чыгымнар таләп ителә. Барлык уңайлыклары булган медпунктлы булу – поселок халкының хыялы. Күпчелек авыл җирләрендә фельдшерлар җитеп бетми. Авыл җирлегендә эшләүче фельдшерларга, шәфкать туташларына хезмәт хакларын арттыруны, медицина персоналын торак белән тәэмин итүне кайгырткан депутатларга тавыш бирик. Кыскасы, авылга йөз белән борылган депутатларны сайласак, тормыш-яшәешебезнең сыйфаты яхшырыр дип өметләнәм. Райондашларымны сайлауларда катнашырга өндим.

Җәүдәт хәзрәт Харрасов, район имам-мөхтәсибе:
– Аллаһның хак илчесе, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдис-шәрифендә: «Әмирләрегезгә, сайлап куйган башлыкларыгызга итагать итегез», – дип әйткән. Без ил башлыкларына итагать итәргә тиешбез. Җәмгыятьтә яшәп, җәмгыятьтән азат була алмыйбыз. Димәк, депутатлар сайлаганда һәр мөселман тавыш бирергә тиеш. Депутатларга килгәндә исә, алар – халык хадимнәре, ягъни халык хезмәтчеләре. Аларны халык сайлап куя. Илнең иминлеген кайгырту – депутатларның бурычы. Илнең тынычлыгын, иминлеген саклаучы да – халык, шулай ук буталчыклыклар китереп чыгаручы да – шул ук халык. Халыкның тормыш-көнкүреше, яшәеше яхшы булса, халыкның күңеле тыныч була. Бу илебезнең тыныч булуын аңлата. Шуңа да гади кешеләр арасына чыгып, алар белән даими аралашып, халык мәнфәгатьләрен өйрәнеп, тормышыбызны яхшыртырдай депутатларны сайлыйк. Аллаһ биргән иксез-чиксез байлыкларны исраф итмичә, халык файдасына юнәлтә торган депутатларга тавыш бирик. Халык: «Ачның күзе – икмәктә, тукның күзе хикмәттә» дигән. Халыкны икмәкле дә, хикмәтле дә итәрдәй депутатлар бар. Сайлауларга барганчы, үзебез тавыш бирәчәк депутатның кем икәнлеген белеп, төптән уйлап сайлыйк. 

Рәмилә Зиатдинова, социаль хезмәткәр, Күзкәй авыл җирлеге: 
– Гомер буе авыл җирлегендә яшәгән кеше буларак, авыл халкының тормыш-яшәешен яхшыртуга юнәлдерелгән законнар кабул итәрдәй депутатларга тавыш бирергә кирәк дип уйлыйм. Пенсияләрне һәм хезмәт хакларын арттырсыннар. Гомер буе резин итек киеп, фермада эшләп пенсиягә чыккан терлекчеләр, сыер савучылар тиен акча исәпләп яшәргә тиеш түгелләр. Депутатларны без – гади халык сайлыйбыз. Шуңа күрә алардан таләп итәргә хакыбыз бар. Өлкән буынга хезмәт күрсәтүче кеше буларак, аларның яшәешен яхшыртуны телим. «Сүз бирдеңме – үтә!» принцибын тормышка ашырырдай депутатларга тавыш бирик!

Фәния Вәҗиева, Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы урынбасары:
– Авылның киләчәге – яшьләр кулында. Яшьләр авылда калсын өчен аларны кызыксындыру кирәк. Бу, беренче чиратта, аларны эш белән тәэмин итү дигән сүз. Үзмәшгульлекне һәм үз эшен ачкан эшмәкәрләрне хуплау, аларга авырлык тудырмау өчен законнар кабул итәрдәй депутатларга тавыш бирергә кирәк. Бу – эш урыннары булдыру, халыкның тормышын яхшырту дигән сүз. 
Социаль объектларны сафка бастыру – балалар бакчасы, мәктәп, модульле ФАП һәм кибетләр салу, булганнарын саклап калу – депутатларның бурычы. Алар халыкның тормыш-яшәешен яхшыртуга юнәлдерелгән законнар кабул итәргә һәм аларның эшләвен контрольгә алырга тиешләр. Андый депутатларыбыз бар. Тормышта төрле хәлләр була –бәла-каза, кайгы-хәсрәт килмичә тормый. Шуңа да авырлык килгән гражданнарга ярдәм итү дә – депутатларның намус эше. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев