Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мин сайлауга ни өчен барам?

2019 елның 8 сентябрендә ТР Дәүләт Советына алтынчы чакырылыш депутатларын сайлаулар якынлашу уңаеннан без газета укучылар белән сораштыру үткәрүне дәвам итәбез. Халык сайлауга нинди өметләр белән бара, нәрсә көтә?

Рәхилә Фәттахова,
Боерган авылы мәдәният йорты директоры:

– Законнар безнең өчен языла, аны кабул итүчеләр халык мәнфәгатьләрен белеп эш итәргә тиеш. Шуңа күрә хокукларыбыздан файдаланыйк – җәмгыятькә файдалы, абруйлы кешеләрне яклап тавыш бирик. 
Гомер буе халык белән эшләгәч, белеп торам, бу юлы да авылдашларым сайлауларга битараф булмаячак. Безнең Боерган халкы бар яктан да актив тормыш позициясе белән яши. Булачак депутатларыбызның халык ихтыяҗын өйрәнүләрен һәм тормышыбызны ямьләндерү өчен яхшы законнар кабул итүләрен телим. Биләгән урынының җаваплылыгын тоеп, халык алдындагы бурычларын ихластан башкара торган депутатлар сайласак иде.


Равил Төхбәтуллин,
эшмәкәр, «Пассажирлар йөртү ассоциациясе» башкарма директоры: 

– Бу җитди вакыйга булса да, бераз гына лирик чигенеш ясап аласым килә. Сайлауларны бала вакытта көтеп ала идек. Әти-әниләребез лимонад, тәм-том алып кайталар иде. Аны бәйрәм кебек көтә идек. 
Шәхси эшмәкәр буларак, мин депутатлардан ни көтәм? Кече һәм урта бизнесны үстерү өчен кулай законнар кабул итсеннәр. Безнең район башлыгы Фаил Камаев банкирларны һәм эшмәкәрләрне бергә туплап, тәкъдимнәрен өйрәнеп, аларның проектларын тормышка ашырырга ярдәм итеп тора. Кызганычка каршы, каршылыклар да күп. Закон-карарларны камилләштерергә кирәк. Татарстан парламенты депутатлары авыл җирлегендә эшмәкәрлекне үстерүгә аерым игътибар бирергә тиеш. 

Азат Нәҗмиев,
Яр Чаллы шәһәре:

– Сайлау ул минем өчен үз тавышымны үзем ышанган депутатка бирү. Мондый сәяси вакыйгадан мин бервакытта да читтә калмыйм. Минем теләгем – без депутатлар өчен үз тавышыбызны бирәбез икән, алар да безне якларга әзер булсыннар. Депутаталар безне ниләр кызыксындырганын аңласыннар, тормышыбызны уңай итү өчен тырышсыннар. Иң мөһиме – сайлау кампаниясе тыныч үтсен, илләр имин булсын, Татарстаныбыз да шулай үсештә булсын, яшәү шартлары яхшырсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев