Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мин сайлауга ни өчен барам?

2019 елның 8 сентябрендә ТР Дәүләт Советына алтынчы чакырылыш депутатларын сайлаячакбыз. Тукайлылар Боровецкое һәм Зәй округлары буенча да халык ышанычлылары өчен тавыш бирәчәкләр. Шулай ук районда Әҗмәкәй, Сәмәкәй, Биклән авыл җирлекләрендә аерым округлар буенча сайлаулар узачак. Халык сайлауга нинди өметләр белән бара, нәрсә көтә? Шундый сорауны без газета укучыларыбызга бирдек.

Әлфия Сөнгатуллина, матбугат ветераны.
– Гомерем буе массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куйдым. Сайлау көнендә эшләргә туры килә иде. Шуңа да карамастан, һәрвакыт иртән иртүк сайлауга барып, тавыш биреп кайта идем. Лаеклы ялга чыккач та, сайлауларга барып, гражданлык бурычымны үтәп кайтам. Гражданнар, үз илендә барган вакыйгаларга битараф калырга тиеш түгелләр. Үзебезнең фикеребезне белдерик, сайлау мөмкинлеге бирелгән икән – бу форсатны кулдан ычкындырмыйк. 
Демократик җәмгыятьтә сайлаулар булырга тиеш. Барыгызны да сайлауларда катнашырга – тавышыгызны бирергә чакырам. 


Гөлназ Шәйдуллина, Таулык авылы, фельдшер:
– Сайлауларга, әлбәттә, барам. Бу безнең тормышыбыз, ә аңа битараф карап булмый. Быел үзәк дәваханәне ничек уңайлы һәм матур итеп төзекләндерделәр. Яңа медицина җиһазлары кайтты. Болар барысы да дәүләт тарафыннан эшләнгән әйберләр. Безнең иминлегебез, тынычлыгыбыз, мул яшәвебез һәм сәламәтлегебез дәүләт белән идарә иткән кешеләрдән тора. Сайлауларда без иң лаеклыларга тавыш бирик.

Нурания Хәлимова, Боерган авылы:
– 8 сентябрь көнне сайлауларга гаиләбез белән барачакбыз. Мондый мөһим сәяси вакыйгада катнашу һәр кешенең бурычы дип саныйм. Парламентка чыннан да халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы депутатлар килсен иде – шуңа ышанасы килә. Үзебез авылда яшәгәч, авыл тормышының тагын да яхшыруын телим. Авылны саклап калырга ярдәм итә торган законнар кабул ителсен иде. Иң мөһиме – халык эшле булсын. Мал асраучыларга хөкүмәт ярдәмнәре бар анысы. Аны алу бар кешегә дә үтемле булсын, кәгазь эшләре җиңеләйсен иде. Без күпләп мал асрый торган гаилә. Шунысы күңелне кимсетә – сөткә бәяләр нык очсыз. Депутатлар бу сорауны да каләмгә алсын, яхшы якка үзгәреш булсын иде.
Бүгенге көндә яшьләргә юл табуы авыр. Үзебезнең дә кызыбыз шәфкать туташы һөнәренә укып, хезмәт юлын башлады. Мәктәп яшендәге улыбыз бар. Аларның тормыш юллары сикәлтәсез булсын, теләгән һөнәрләрен алып, теләгән эшкә керә алсыннар иде. Яшь гаиләләр өчен торак алу мәсьләсе дә җиңеләйсен бераз. 


Гүзәл, хуҗабикә:
– Кышын без гаиләбез белән Киров өлкәсенә бардык. Бу сәяхәт бик нык исебездә калды. Юлда ук бу төбәктә авыл хуҗалыгының артта калганына игътибар иттек. Тулы авыллар ташландык хәлдә, инфраструктура юк. Ә бездә авыл авыл шикелле: фермалар бар, басулар эшкәртелгән, халык уңай шартларда яши. Киров өлкәсенең шәһәрләре дә бездән калыша. Төзеклеге белән дә, халыкның яшәү шартлары белән дә. Безнең тизрәк үз Татарстаныбызга кайтасыбыз килде. Без бит яхшы яшибез икән, эшебез бар, бер-бер артлы төрле предприятиеләр ачыла. Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан мин бу турыда тагын бер кат уйландым. Халыкка яхшырак яшәү шартлары тудыра алырлык депутатларга тавыш бирергә кирәк. 

Рөстәм Галиуллин, «Гигант» хуҗалыгы юристы:
– Татарстан парламентының яңа составына депутатлар сайлауда һәркем катнашырга тиеш дип саныйм. Сайлауларга барып, без тыныч-имин тормышта яшәргә теләвебезне белдерәбез. 
Сүзен җилгә очырмый торган кандидатлар бар. Алар районыбызда яшәүчеләрнең социаль хәлен яхшырту өчен көчләрен кызганмаячак дип уйлыйм. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев