Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милли спорт төре яңара

Тумышым белән Тукай районыннан мин. Яшьлегемдә физкультура-спорт белән шөгелләндем. Раткан спорт төрләре гер күтәрү, авыр атлетика. Төрле ярышларда катнашып призлар да алганым булды. Хәзерге вакытта ветеран-спортчылар арасында үткәрелә торганярышларда, Сабантуйларында гер күтәрүләрдә катнашмый калмыйм.

Безнең Чулман аръягында без ветеран спортчылар бәхетенә милли спорт һәм уен төрләрен берләштерүче “Батыр” исемле федерация эшләп килә. Аның рәисе спорт ветераннары белән эш алып баручы Мәүлетҗан Галимҗан улы Хисамиев. Ул безнең кебек ветеран спорт сөючеләрне берләштерде, мин үзем дә “Батыр”да әгъза булып торам.
Яшь чакта Мәүлетҗан белән бергә гер күтәрү-авыр атлетика түгәрәгенә йөрдек. Бик күп ярышларда катнашып җиңүләр яуладык. 70-80 елларда спортка зур игътибар бирелә иде. Гер күтәрү ярышларында иң авыр гер 32 килограмм булды. Авыл яшьләре ул вакытларда сынатмадылар гер дә күтәрделәр, көрәшеп бүләкләр дә алдылар.
Күптән түгел генә милли спорт федерациясенең берләштерелгән утырышы булды. Анда янәдән гер спортын үстерү буенча проблема күтәрелде. Эшлекле сөйләшүдә күрше районнардан килгән спротчылар катгаштылар. Федерация рәисе Мәүлетҗан Хисамиев әлеге утырышта чыгыш ясап бик күп файдалы киңәшләрен, фикерләрен әйтте, спортның бу төрен ничек үстерү юлларын атады, милли спортыбыз югалмасын, бетмәсен өчен спорчыларны актив булырга чакырды. Хәзер Сабантуйларында да яшьләр гер күтәрергә атлыгып тормыйлар, гер күтәрүчеләр 4-5 кешедән артмый. Аннан соң 32 килограммлы гер күтәртеп ярыштыру дөрес түгел.  Ир-егетләр 24 кг.лы, хатын-кызлар 16 кг. лы герләр белән ярышырга тиешләр икән.
Утырышта катнашучылар ни өчен спортның аерым төрләренә генә игътибар бирелүгә борчылу белдерделәр. Әйтик, хоккей, футбол, көрәш, бокс буенча ярышлар, турнирлар еш үткәрелеп тора, ә менә гер күтәрү буенча юк. Армиягә китәсе егетләр хәзер герне биш тапкыр да күтәрә алмыйлар, турникта тартылу да шул биш тапкыр гына.
Проблеманы хәл итү йөзеннән, эш башланып китсен өчен Чаллының Җиңү паркында  гер күтәрү буенча ветеран спортчылар арасында гер күтәрү буенча чемпионат үткәрелде. Анда безнең Тукай районыннан бик күпләр катнашты.  Мәлетҗан Хисамиев оештырган бу чараны тамаша кылырга 500дән артык кеше җыелды. Ир-егетләр 24 килограммлы, хатын-кызлар 16 килограммлы герләрне күтәрделәр. Ярышлар буласын ишетеп күрше Мизәлә, Зәй районнарыннан да ветеран спортчылар килгәннәр иде. Мин үзем һәм Мәүлетҗан Хисамиев Тукай районы командасы составында чыгыш ясадык һәм сынатмадык.Шунысы куанычлы ир-атлар арасында беренчелекне районыбызның Сосноборский авылыннан Илгиз Файзрахманов алды. Илгиз бик күп Сабантуйларда җиңеп чыккан спортчы. Хатын-кызлар арасында Иске Абдул кызы Фәйрүзә Сабировага тиңнәр булмады. Аның кулларында гер җиңел туп кебек уйнап кына торды. Ул герне 20 тапкыр һавага чөйде. Фәйрүзә  бер Сабан туен да калдырмый, гер күтәрү ел да ярышларында катнаша икән.
Җиңүчеләргә Мәүлетҗан Галимҗанович бик шәп бүләкләр тапшырды. Шулай итеп гер күтәрү спорты яңадан тернәкләнеп килә. Моның өчен ветеран спротчылар белән эшләүче дустыма зур рәхмәт. Ул әле киләчәктә дә милли спорт төре буенча ярышлар буласын белдерде. Сәлламәт тәндә, сәламәт акыл, көч дигәндәй ветераннарга спорт-физкультура белән шөгелләнү бик әһәмиятле.

Азат Шәйдуллин

/автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев