Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милек салымын түләүдә яңалыклар

Хәзерге вакытта 2017 елда кешенең милке булып саналган объектлар өчен салым түләве уведомлениелары төзелә. Боларга йортлар, гаражлар, төзелеш объектлары, шул исәптән әле төзелеп бетмәгәннәре дә, җир кишәрлекләре һәм транспорт чаралары керә. Агымдагы елның 3 декабренә кадәр физик затлар милек салымын түләп бетерергә тиеш. Әлеге уведомлениелар Россиянең төрле шәһәрләрендә урнашкан типографияләрдә басыла. Шуңа күрә сезгә салым турындагы хатлар Волгоград, Түбән Новгород, Красноярск, Кемерово, Мәскәү, Санкт-Петербург яисә Уфа шәһәрләреннән килә икән, аптырарга кирәк түгел. Салым хезмәте порталында шәхси кабинетларын ачкан гражданнарга исә уведомление электрон рәвештә җибәрелә. Кемнең шәхси кабинеты юк, аларга хатларны почта бүлекчәләреннән барып алырга кирәк булачак, дип хәбәр итә салым хезмәте.

6 сутый җиргә салым юк

Җир салымына кагылышлы кануннардагы үзгәрешләргә бәйле ташламалардан кулланучы гражданнар саны артты. Бу салым түләүчеләрнең ташламалы категорияләренә пенсионерларның да керүенә бәйле. Ташламалар бирү механизмында да үзгәрешләр булды: «6 сутый» җиргә салым алынмый. Элек салым җир кишәрлегенең кадастр бәясеннән 10 мең сумга киметелсә, хәзер исә салым түләүче милкендә булган кишәрлекнең 600 квадрат метры кадастр бәясе күләменә салым базасы кими. 2017 елга җир салымын исәпләгәндә, салым органында салым түләүченең пенсионер булуы турында мәгълүмат бар икән, түләүләр автомат рәвештә киметелә. Шулай итеп, әгәр участок мәйданы 6 сутыйдан ким икән – салым алынмый, әгәр 6 сутыйдан артык икән – салым ташламадан арткан мәйдан өчен түләнә.
Быел кайбер гражданнар 2017 елга милек салымын түләүгә салым белдерүе кәгазьләрен алганда салым агенты тарафыннан 2016 һәм 2017 елларда тотып калынмаган физик затларның кеременә салым исәпләве дә өстәләчәк. Элек салым түләүчеләрнең андый категориясе 30 апрельгә кадәр 3-НДФЛ формасында декларация тапшырырга һәм 15 июльдән дә соңга калмыйча салым түләргә тиеш иде.

Ипотека процентлары экономиясе өчен дә салым түләргә кирәк

Социаль ипотека түләүче Татарстан Республикасы гражданнарының игътибарына бер мөһим яңалык бар. Алар займ процентлары экономиясеннән 2016 елда алган матди табыш өчен дә салым түләргә тиеш булалар. Матди файда исә килешү шартлары нигезендә исәпләнгән, Россия Банкы тарафыннан куелган процентлар суммасының 2/3 ставкасы белән рефинансланган займ процентлары суммасы арткан очракта барлыкка килә. Шушы матди файда заемщикның, ягъни физик затның табышы буларак бәяләнә.

Электрон сервистан куллану уңайлыклары

Салым түләүчегә ярдәмгә соңгы елларда Россия Федераль салым хезмәте берничә электрон сервис булдырды. Шуларның иң мөһиме – «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты». Бу сервиста барлык милек салымнары буенча тулы мәгълүмат табарга, аларны онлайн режимда түләргә яки ачыкланган хата турында белдерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев