Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Михаил Борисов: «Бездән питерлылар да көнләшә...»

«Алдагы елларда үткәрелгән сайлаулар белән чагыштырганда, бу юлы халык аерата актив килә», – дип белдерделәр Иске Җирекле авылының сайлау комиссиясе әгъзалары. Участок авыл үзәгендә – мәдәният йортында урнашкан. 11, 12 сентябрьдә барлык сайлаучыларның яртысыннан күбрәге тавыш биргән. Ә 13ендә сәгать 9га 100гә якын кеше килгән иде.

Җирле кандидатлар биредә биш кеше. «Барысы да лаеклы кешеләр, – дип билгеләп үтә үзе дә бүгенгә кадәр авыл җирлеге депутаты булып торган Михаил Борисов. Ул Иске Җирекледә туып-үскән, гомере буе шушында яшәгән. Кыскасы, авылы өчен чын йөрәктән янып йөрүче кеше. Ул депутат булып торганда чүп чыгару мәсьәләсе хәл ителгән, урамнарны яктырту буенча күп эшләр башкарылган, тротуарлар ясалган. Иске Җирекле көннән-көн үсә, яңара. Болар – әлеге территория өчен бик мөһим эшләр. «Шулай ук урам юллары төзекләндерелде. Инде барлык урамнарда вак таш яки асфальт, – ди ул. – Безнең «иске авыл» дип йөртә торган Үзәк урамда балалар мәйданчыгы төзисе бар. Булачак депутатлар белән бу турыда фикер алыштык. Шунысы сөендерә, үзара салым программасында да искеҗиреклеләр соңгы елларда актив катнаша. Ә республикабызга килгәндә, без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз. Әле менә Санкт-Петербургка барган идек. Сөйләшеп киттек тә, Татарстаннан икәнне белгән әңгәмәдәшләребез: «Көнләшәбез сездән, безнең дә Татарстанда яшисе килә», – диделәр. Менә шулай, ничек горурланмыйсың инде шул сүзләрдән соң?! Киләчәктә дә имин яшәргә язсын, кешенең тормышы тагын да яхшырсын», – дип тели Михаил Демидович.

Яшь сайлаучы Елена Шиһабетдинова Иске Җиреклегә гаиләсе белән әле соңгы елларда гына Чаллыдан күченеп кайткан. Тавыш бирергә ул кызы белән килгән. «Инде күнегеп киләбез. Авыл бик ошый. Яшь гаиләләр өчен дә уңайлы яшәү шартлары тудыралар. Еллар имин булсын, балаларыбызга да киләчәктә сөенеп яшәргә язсын», – ди ул.

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев