Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәңге яшә, китапханә!

1995 нче елдан башлап, 27 нче майда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә ,  Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Дәүләт тарафыннан мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм арттыруда китапханәләрнең хезмәтләре бәяләп бетергесез. Китапханә эше күп гасырлык традицияләргә ия. Районыбыз китапханәләре барлык мәгълүмат агымнарын бергә туплап, укучылар даирәсен, шул исәптән Интернет аша да, киңәйтеп хезмәттәшлек итә. Китапханәдә һәркем үзенә рухи азык таба, дөньяга карашын киңәйтә,кызыклы яңалыклар ача,үзенең йөрәген әдәби дөнья белән бәйли. Билгеле инде, бәйләүче җепләрне белемле китапханәчеләр суза.

Даими рәвештә камилләшү, яңа эш алымнары һәм формаларын эзләү, һөнәри осталык, һәр укучыга шәхси якын килү - безнең китапханәчеләргә хас сыйфатлар. Техник чаралар һәм технологияләр ничек кенә үзгәрсә дә, китапханә китапханәчеләр һәм китап укучылардан башка яши алмый. Китаплар бүгенге көндә дә тормышыбызның алыштыргысыз юлдашлары. Китапханәләр үзлегеңнән белем алу урыны гына түгел, ә мәдәни тарту үзәкләре дә булып хезмәт итә. Тукай районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында  Үзәк китапханә, 29 авыл  китапханәсе , 34 күчмә китапханә исәпләнә.Бүгенге көнгә китапханәләрдә барлыгы 
17 028  352,50 сумлык  323 184 данә китап, газета- журналлар исәпләнә. 2022 нче елның беренче яртыеллыгына Россия һәм Татарстан мәдәният министрлыгы исәбеннән  2383 данә китап кайтарылды, соңрак китапханә фондлары  525 данә рус һәм чит ил әдәбияты белән дә тулылындырылды.Милли китапханәдән 9 96 данә, Татарстан китап нәшриятыннан 
1 387 данә китап алынды. Тукай районы бюджетыннан 97 төрдәге (2880 данә), республикадан 171 төрдәге (1364) данә журнал һәм газета китап укучыларга тәкъдим ителде.Китап йортларында барлыгы 37 хезмәткәр эшли.Шуларның 16%ын яшьләр, 67% урта яшьләрдәге, 17% өлкән яшьтәге  китапханәчеләр тәшкил итә.2021 нче елда язучыларыбыз  белән 16 очрашу уздырылды.Инвалидлар һәм өлкән яшьтәге 535 кешегә  өйләренә барып китапханә хезмәте күрсәтелде.Китапханәләрдә барлыгы 1446 мәдәни чара, 600 китап күргәзмәсе төзелеп, әңгәмәләр уздырылды. Район китапханәләре каршында өлкәннәр һәм балалар өчен 20 төрдәге шөгыль клублары , 3 балалар театры  эшли. Китапханә хезмәтеннән барлыгы 35,3 % кеше файдаланды. Китапханәләр бик күп төрле проектларда катнашалар, грант язалар.  Проект язу өчен генә дә никадәр иҗади көчеңне куярга кирәк! Бу – кулланучылар өчен файдалы һәм кирәкле яңалыкларны уйлап табарга һәм тормышка ашырырга кирәкле яңа идеяләр бит ! Мәсәлән, 2021 нче елда Республика китапханәләре арасында уздырылган  "Иң яхшы китапханә" бәйгесендә Комсомол авылы китапханәсе -100 мең, Теләнче Тамак авылы китапханәсе "Иң яхшы хезмәткәр" бәйгесендә -50 мең  , 2022 нче елда Мәләкәс авылы китапханәсе "Иң яхшы китапханә" бәйгесендә - 100 мең сум акча оттылар.Ул акчаларга китапханәләргә яхшы мебельләр алынды.12 китапханә "Татнефть"оешмасы уздырган бәйгедә көч сынадылар. Бу бәйгедә  Теләнче Тамак авылы китапханәсе җиңүче булды. Яңа Бүләк авылы китапханәсе президент фондына , Татарстан китапханәсе модельле китапханә төзү өчен федераль бәйгегә гариза яздылар, уңай җавап алырбыз дип өметләнәбез. Татарстан язучылар оешмасы һәм китап нәшрияты уздыра торган әдәби марафон проектына районыбыз китапханәчеләре дә бик теләп кушылдылар. 
Китап укучылар өчен кышкы, язгы, җәйге, көзге китап бәйрәмнәрен яңартып җибәрдек, язучыларыбыз китапханәләрдә һәрчак көтеп алынган кунакларыбыз. Тукай марафонында барлык шигырь сөюче дусларыбыз катнашты. Районның төп басма газетасы "Якты юл" ,ветераннар һәм инвалидлар оешмасы, социаль яклау идарәсе, ЗАГС бүлеге, мәгариф идарәсе белән һәрчак хезмәттәшлек итеп эшлибез.

Гөлназ Шакирова,
 Тукай муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры

/автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев