Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мерәс авылының горурлыгы ул

Безнең Тукай районы авылларының яме уңган кешеләрдә, диләр.

Әйе, үзенең тырыш, булдыклы халкы белән дан тоткан авыллар шактый бездә. Шуларның берсе Мерәс авылы. Биредә ачык күңелле, хезмәт сөйгән кешеләр яшәве элек-электән билгеле. Мерәс авылында гомер итүче Флүрә Гатиуллина турында да күп мактау сүзләре әйтергә мөмкин. Аны авылда яраталар, ярдәмчел, киң күңелле икәне турында бөтенесе  горурланып сөйли. Флүрә Фәрвәй кызы шушы Мерәстә туып-үсә. Гомерен терлекчелеккә багышлый, утыз ел буе сыер савучы булып эшли. Һәрвакыт макталып килә, хезмәттә алдынгылыкны бирми.


Флүрә башлангыч белемне туган авылында  алгач, Иске Абдулга йөреп сигезьеллык мәктәптә укый.  Аннан  Минзәлә шәһәрендәгеге училещега кереп төзүче-буяучы һөнәрен үзләштерә. Кулына диплом алгач бераз вакыт шәһәрдә эшли. Әммә аның күңеле һәрвакыт туган авылын сагына. Флүрә юксынуларга түзәлмый Мерәскә әйләнеп кайта. 70 еллар ахры буда бу. Кайта да яшьлек дәрте ташып торган кыз авыл клубы мөдире булып эшли башлый. Моңарчы йокымсырап торган клубка “җан керә”. Авыл яшьләре клубка тартыла, концертлар куела, көн саен диярлек танцылар була башлый. Флүрәнең әти-әнисе бик җыр-моңга оста кешеләр булы да йогынты ясагандыр, тырыш клуб мөдиренең даны район үзәгенә үк барып җитә. Фәрвәй абый белән Зәйнәп апаның бөтен бәйрәмнәрне гөрләткәнен хәзер дә Мерәстә сагынып искә алалар. Алар алты бала тәрбияләп үстерәләр, һәрберсенә белем бирәләр, сәнгатькә мәхәббәт тәрбиялиләр. Аларның гаиләләрен артистлар, дип йөрткәннәр. Галиуллиннар бөтен Сабантуйлар күрке булган.
Флүрә ханым әти-әнисенең истәлеге итеп  өй түрендә өч гармунны саклый. Күңеле тулганда шуларның берсен ала да  сыздырып уйнап җибәрә, үзе кушылып җырлый. Аның талантлы икәнен күрше тирә авылларда да беләләр. Күрше Иске Абдулга да, үзләренең Мерәс авыл мәдәният йортына да бәйрәмнәрдә концертларда чыгыш ясарга еш дәшәләр. Алай гына да түгел, Флүрә ханым Гаиуллина “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәмнәрендә дә катнашкан гарунчы, аның бу чарада катнашып алган бүләкләре бихисап. Әле Мерәс авылында яшәүче бертуган апасы Фәридә белән парлап уйнап җибәрсәләр, бөтен дөньялар тынып кала. Гармун моңнары йөрәкләргә үтеп керә. Фәридә дә фермада эшли, бозаулар карый. Ул үстергән маллар яхшы артым бирәләр.Фәридә дә әти-әнисеннән алган талантын яшереп йөрми, клубта булган бәйрәм кичәләренә килеп гармунда уйный, авыл халкын биетә. Мерәс халкы безнең уңган, талантлы кызларыбыз, дип Флүрә һәм Фәридә белән горурланалар. 
Флүрә Ганиуллинаның гаиләсе дә гөрләп тора. Тормыш иптәше Вәсим гомере буе Мерәстә миханизатор булып хезмәт итә. Алар ике малай, Наил белән Раильне, кызлары Албинаны тәрбияләп үстергәннәр, олы тормышка чыгарганнар. Инде 12 оныкка әби-бабай булып йөрәк җылыларын бирәләр. 
Гаиуллиннарның ишегалдына килеп керсәң шаклар катасың,  әле күптән түгел генә яңа йорт салып кергәннәр,абзарлары мал-туар белән тулы, сарайларда тавык-үрдәкләр кайнаша. Ә инде бакчаларына баксаң, яшелчәләрне мулдан үстерәләр, җиләк-җимеш үстерүдә дә алар бик тырышлар. Ә җәен Флүрә ханым өй янына матур чәчәкләр утырта, алар чәчәккә күмелгәндә җәннәт бакчалары бер читтә торсын!
Флүрә ханымның тырыш хезмәтенә бәя биреп, Сәйдәш исемендәге хуҗалык җитәкчеләре һәрвакыт бәйрәмнәрдә бүләген тапшыра, ярдәм сорап барганда ярдәмен күрсәтәләр. Шуңа күрә Флүрә ханым хуҗалык җитәкчесе Марат Тәлгать улы Сафинга зур рәхмәтләрен укый.
Мерәс авылында менә шундый көр күңелле, төшенкелеккә бирелми, гармуннарда уйнап-җырлап, башкаларны да үз артыннан ияртеп гомер итә Флүрә Галиуллина. “Гомер бер генә, аның кадерен белеп яшәргә кирәк,” ди ул. Әйе, тирәбездә мондый яхшы күңелле кешеләр булганда тормыш та ямьле, яшәве дә рәхәт.
Мәүлетҗан Хисамиев,
Оргыды авылы

Фото гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев