Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мәдәният йортыбыз яңа төс ала»

Җәй – төзү һәм төзекләндерү эшләренең иң кызган чоры. Районда да яңа объектлар төзелә, булганнары төзекләндерелә, яңартыла. Бу эшләрдә дәүләт программаларының ярдәме зур.

Әйтик, быел мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында Яңа Бүләк мәктәбе төзекләндерелә. Финанслау күләме – 31 миллион 505 мең сум. Иске Абдулда авыл җирлеге бинасы ремонтлана. Эшләр 1 миллион 900 мең сумга төшә. Иске Дөреш авылында ике спорт мәйданчыгы төзелә. Проект күләме – 3 миллион сумнан артык. Иске Җирекле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак. Бина төзелешенә 3 миллион 650 мең сум акча тотыла. Бәтке авылында бәясе 22 миллион сумнан артыкка төшүче парк сафка баса. Новотроицкоеда да берничә еллык проблема хәл ителә – мәдәният йорты тулысынча ремонтлана. Тиздән ул куллануга тапшырылачак. 
Новотроицкоеда мәдәният йорты бинасына 1973 елда нигез салынган булган. Бина 800 квадрат метрга якын мәйданны били. Мәдәният учагы авылның үзәгендә урнашкан. Якында соңгы елларда гына төзелгән авыл җирлеге бинасы, ял һәм мәдәният паркы, мәктәп һәм балалар бакчасы, күпләгән кибетләр. 
– Мәдәният йортын төзекләндерүне күптәннән көтә идек. Бина авария хәлендә, тулысынча капиталь ремонт таләп итә иде. Куллануга яраксыз булгач, аны берара бөтенләй ябып тордылар. Бәйрәмнәрне, рәсми чараларны мәктәпнең актлар залында үткәрергә мәҗбүр булдык, – дип сөйли авыл китапханәсе мөдире Гөлшат Габидуллина.
Бу сүзләрне Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы Рима Волкова да раслый. 
– Клуб, чыннан да, аяныч хәлдә иде. Шөкер, ремонт тәмамланып килә. Ул тиз арада өр-яңа булды да куйды, – дип куанып сөйли ул.
Мәдәният йортын ремонтлау чыгымнары 13 миллион сумнан артыкка төшкән. Төзекләндерү эшләре «Социаль билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау» республика программасы кысаларында башкарылган. Клубны ремонтлауда подрядчы оешманың 30дан артык хезмәткәре катнашкан.
Әйе, бүген авыл клубын танырлык та түгел. Анда һәр нәрсә заманча. Бинаның фасады да үзенчәлекле итеп эшләнгән. Территорияне төзекләндерү өчен дә зур көч куелган, брусчаткадан тротуарлар җәелгән. Тик әлегә башкарасы эшләр бар. Мәдәният йорты ишегалдында  үләнне чабарга, чәчәкләр утыртырга, гомумән, территорияне тулысынча тәртипкә китереп бетерергә кирәк. 
Клубның эче дә күңелгә ятышлы. Ачык төстәге стеналар, идәнгә түшәлгән керамогранит плитәләр бинага тагы да җылылык өсти. Элеккеге иске агач тәрәзәләр пластикка алмаштырылган. Сантехника, торбалар, түшәм, яктырткычлар – барысы да өр-яңа. Холлга урнаштыру өчен олы көзгеләр кайтарылган. Шушы көннәрдә мәдәният йортына яңа җиhазлар да кайтарылачак.
Бинаның беренче катында гардероб, 300 кешелек актлар залы, грим ясау бүлмәсе, бәдрәф урнашкан. Икенче катында хореграфия hәм өстәмә дәресләр өчен ике зал, китапханә була, монда да аерым бәдрәф бар.
– Мәдәният йортыбызга үткән саен сокланып, сөенеп китәм. Алай гына да түгел, бер бинада клуб та, китапханә дә, почта бүлеге дә, банк филиалы да эшләячәк. Бу авылдашлар өчен бик уңай булачак. Республика, район җитәкчелегенең игътибары өчен без бик рәхмәтлебез,– ди Новотроицкоеда яшәүче Светлана Игнатьева. 
Искәртеп үтәбез, Татарстан Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышының пленар өлеше шушы мәдәният йортында үтәчәк. Әлеге күләмле чара июль аенда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев