Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәчеттә матур мәҗлес

Татарстан поселогының «Нур» мәчетендә Идел Болгарстанынында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган зур чара булып үтте.

Анда Тукай һәм Минзәлә районнарының уннан артык авылларыннан килгән кунаклар катнашты. Кичәдә ислам динендә тәрбия, итагатьлек, әдәп турында сөйләштеләр. Коръән Кәрим аятләре буенча викторина уздырылды. Татар халкының милли ашлары, киемнәре, милли бизәкләрен куллану турында да чарага килгән абыстайларыбыз чыгышлар тыңладылар. Мөнәҗәтләр әйттеләр. Соңыннан үзләре пешереп алып килгән ризыклар белән чәй өстәле янында сыйландылар. Һәр катнашучыга дини эчтәлекле китап бүләк итеп бирелде.

Тамара Тузиева, Князево авылы

Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев