Якты юл
  • Рус Тат
  • Май канаты үрергә өйрәндек

    Татар халкының борынгы заманнардан бирле килә торган үзенә хас йолалары бар. Шуларның берсе – каз өмәләре. Туган-тумача, күрше-тирә, җиткән кызларның җыелышып җырлый-җырлый, истәлекләр уртаклашып каз йолкуы бик күңелле күренеш. Ул бит әле хатын-кызның тырышлыгын, уңганлыгын да күрсәтә. Аның иң күңелле вакыты – чистартылган казларны көянтә башларына элеп, су буена юарга бару. Элекке заманнарда өмәгә башлыча җиткән кызлар чакырылган. Ә кич белән алар өмә булган өйгә җыелганнар. Егетләргә «каз канаты сату» бик күңелле йола булган. Биредә җырлап-биеп, күңелле такмаклар әйтеп рәхәтләнеп күңел ачканнар, монда яшьләр еш кына парларын сайлаганнар. Бер дә бүгенге дискотекалардан ким булмаган. Өмәдә эшләнгән эшләр, уен-көлке хатын-кызга ел буена җитәрлек дәрт өстәгән.

    Көзге айларда үзебезнең авылларда да каз өмәләре узды. Элеккечә үк гөрләп тормаса да, муллык тудыру, хезмәт бәйрәме бит ул. Күпләр инде ул казларны каклап, җилдереп саклауга куйды, ярминкәләргә алып барып, шәһәр халкын сөендерде. Мамыгыннан йомшак мендәр тутырдылар, канатларын бәйләп чөйгә элеп куйдылар. Бер көнне шулай телевизордан бик матур итеп «Каз канаты» дигән җырны сузалар.
    Каз канаты ап-ак була,
    Ир канаты ат була.
    Чит җирләрдә йөргән чакта
    Бик сагынган чак була...
    ...Каз канаты каурый-каурый,
    Коймак майларга ярый.
    Уйнамагач та көлмәгәч
    Бу дөнья нигә ярый.
    Һәм бу җыр миңа бик матур идея бирде: каникуллар вакыты, нигә әле балаларны җыеп, өлкәннәрне чакырып камыр ризыкларын майлый торган май канатын үрү буенча осталык дәресе уздырмаска. Кызларыбыз белеп үссеннәр. Югыйсә, хәзер шәһәрдә генә түгел, авылда да камыр ризыкларын заманчалаштырып, синтетик пумала белән майлый башладылар. Каз канатыннан махсус матур, тигез итеп бәйләнгән кабарып торган май канатына җитәме соң? Май канатын оста итеп бәйләүче өлкәннәребез бар чагында нигә әле балаларыбызга шуны өйрәтмәскә?
    Мастер-класс көткәннән дә кызыклырак һәм файдалырак үтте. Шундый күңелле, эшлекле манзара килеп чыкты. Авылыбызның иң оста май канаты үрүче Тәнзилә «әби» каз канатын сыеру тәртибен, канат итеп тезгәннән соң, төсле җеп белән канатларны бер-берсенә беркетү тәртибен бер дә иренмичә аңлатып, күрсәтеп торды. Кызлар бер дә кирәкми дип тормадылар, «әби»ләре күрсәткәнчә матур итеп эшләделәр. Ә без өлкәннәр аларның йөгерек кулларына куанып, сокланып туймадык. Төрле буын кешеләренең җылы аралашуы, эш барышындагы киңәшләр, әңгәмәләр дә бик урынлы булды. Кызлар әниләренә матур итеп үрелгән май канатлары алып киттеләр, ир балаларны да канатсыз җибәрмәдек. Эш беткәч уйнарга ярый дигәндәй, бик тәмләп, бергәләшеп чәй дә эчтек.
    Тәнзилә Шәйхнурова,
    Күзкәй китапханәсе мөдире.

    / Фото Тәнзилә Шәйхнуровадан алынды. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: