Матур шешәдә агу
Танылган «На-На» төркеме солисты Бари Алибасов комадан чыккан.
Бер атна элек ул кухня торбаларын чистартырга дип алган сыеклык эчеп эчке органнарын яндырган иде. Ашказаны, эчәкләре дүртенче дәрәҗә януга дучар булган артистны табиблар ясалма комага кертте. Хәзер дә аның хәле авырдан санала. Бари Алибасовның фанатлары әлеге химик препаратны җитештерүчеләрне судка да бирмәкчеләр. Нишләп алар агулы матдәне матур савытларга салганнар? Исегезгә төшерәбез, артист тәрәзә төбендә торган сыекчаны ялгыш сок дип эчкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев