Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матур гаилә – авылым күрке

Гаилә ул – һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Гаиләдә җаваплылык, кайгыртучанлык, бер береңне хөрмәт итү кебек хисләр тәрбияләнә. 15май - Халыкара гаилә көне уңаеннан китапханәдә авылыбызның үрнәк, милли җанлы, бар яктан да булдыклы Әхмәтҗановлар гаиләсе белән очрашу булды. Очрашу тирән эчтәлекле, җылы мөхиттә узды.

Әхмәтҗановлар гаиләсен Яңа Бүләк авыл җирлегендә генә түгел, тирә-юньдә дә белмәгән
кеше юктыр. 37 ел бергә үзара аңлашып, дус, тату булып яши алар. Бу гаиләдә булган
җылы мөнәсәбәтләр, бер берсенә булган хөрмәт хисе, ихтирам, ышаныч тату яшәргә көч
бирәдер дә. Алар бер - берсен балачактан ук беләләр дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки икесе
дә шушы җирлектә туып-үсеп, бер мәктәпкә йөреп белем алалар.
Гаилә башлыгы Сәлмән Мөҗәһит улы гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Ул,
Әлмәт физкультура техникумын тәмамлап, мәктәптә физкультура һәм НВП дәресләрен
укыта башлый, соңрак тарих, җәмгыять белеме фәннәреннән белем бирә, читтән торып
Казан Дәүләт педагогика университетен тәмамлый. Һәм 1993елдан башлап, 29ел буена
Яңа Бүләк төп гомуми урта белем бирү мәктәбендә директор вазыйфасын башкара.
Мәктәптә эшләгән елларында Сәлмән Мөҗәһитович ничә буын укычыга белем һәм тәрбия
бирә. Укытудан тыш ул мәктәптә күп төрле спорт түгәрәкләре оештыра, бик күп баланы,
яшьүсмерне спортка тарта, аларда спортка мәхәббәт тәрбияли, сәламәт яшәү рәвеше алып
бара. Күп кенә сабантуйларда көрәш батыры булган Сәлмән Мөҗәһит улы бик күп
егетләрне көрәш серләренә өйрәтә, һәм ул тәрбияләгән көрәшчеләр бүгенгесе көндә
Россия буенча спорт мастеры дәрәҗәсенә лаек булдылар.
Гаиләнең хуҗабикәсе хезмәт сөючән, уңган-булган Земфира Гадән кызы урта мәктәпне
тәмамлаганнан соң Сарманда почта бүлекчәсендә телефонист, соңрак телеграфист булып
хезмәт юлын башлап җибәрә. 1983елдан үзебезнең Яңа Бүләк авылында Сбербанкта
кассир, бераздан өлкән менеджер булып хезмәт итә. Биредә ул 37 елдан артык
авылдашларга банк өлкәсендә хезмәт күрсәтә: вакытында утына, суына, газына түләргә
ярдәм итә, пенсия бирә.
“Бүгенгесе көндә мин бик бәхетле. Янәшәмдә һәрвакыт мине аңлап, үз сүзендә тора
торган, һәр эшен җиренә җиткереп эшләүче тормыш иптәшем бар,- ди, горурланып
Земфира ханым.
Әхмәтҗановлар үзләренең барлык уңай сыйфатларын кызлары Зиләгә һәм уллары
Илфатка дә биргәннәр. Аларның ике баласы да югары белем алдылар, хәзер инде үзләре
дә гаилә корып, балалар үстерәләр.
Әхмәтҗановлар гаиләсенең тагын бер күркәм гамәле –алар сәнгатькә гашыйк гаилә.
Авылда, районда уздырылган күп кенә чараларда алар актив катнашалар, белгәнебезчә
мәдәният йортында күрсәтелгән спектакльләрнең берсе дә алардан башка куелмый. Алар
матур итеп җырлыйлар да, шигырьләр дә иҗат итәләр, спектакльләр дә уйныйлар.
Әлеге гаилә һәрвакыт киңәшләшеп, бердәм булып, ярдәмләшеп, тормышның кадерен
белеп гомер итә. Шуның өчен дә аларның бәхетләре түгәрәк, гаилә нигезе һәрвакыт нык,
мәхәббәтләре мәңгелек.
Әхмәтҗановлар гаиләсенә алдагы тормыш юлларында бетмәс бәхет, саулык-сәламәтлек,
табыннарының түгәрәк һәм мул булуын телибез, бер берсенә булган ихтирам хисе
кимемәсен.

Яңа Бүләк авылы, китапханә мөдире Мингалиева Зөлфия

/автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев