Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матур эшләребез, ярсу йөрәгебез бар

Милли проектлар кысаларында башкарылучы эшләрнең үтәлешен үз күзләребез белән күрү максатыннан, без берничә авыл җирлегенә чыктык. «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау», «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» дип исемләнгән милли проектлар буенча Шилнәбаш авылында 100 урынга исәпләнгән башлангыч мәктәп бинасы төзелешен, Мусабай-Завод авылындагы ФАП һәм Иштиршәк авылына илтүче юлны карап чыктык.

Шилнәбаш авылы мәктәбе янында безне иртәнге сәгать 9да җирлек башлыгы Ольга Гончарова, мәктәп директоры Татьяна Калугина каршы алдылар. Алар белән бергә без башлангыч мәктәп бинасының төзелеш мәйданчыгына юл алдык.
– Мәктәпнең диварлары күтәрелеп, тәрәзәләр дә куелды, әлеге вакытта түбәне ябу, фасад ясау эшләре башкарыла. Көн саен биредән узганда, объектка сокланып карыбыз. Безнең мәктәптә укучы башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналары бинаның кулланылышка тапшырылуын түземсезләнеп көтәләр. Чөнки сыйныфларда кеше күп, ә яңа бинада иркенрәк тә, балалар өчен уңайлырак та булачак, – дип сөйләде Ольга Анатольевна, яңа мәктәп бинасы янына барганда. 
Районның төзелеш бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә мәктәп бинасының монтажы, тышкы элемтә, электр, су белән тәэмин итү челтәрләре тулысы белән эшләнелеп беткән. Түбәне ябу эшләренең дә яртысы башкарылып, тәмамлануга таба бара. 
– Башлангыч сыйныфлар өчен аерым бинаның буласына мин бик шат. Чөнки хәзерге вакытта безнең мәктәптә укучылар саны күп, ә сыйныфлар һәммәсенә дә җитми. Яңа мәктәп эшләп китсә, иске мәктәп бинасына йөкләнеш кими төшәр иде, – дип, үз фикере белән мәктәп директоры Татьяна Калугина да уртаклашты. 
Шулай ук без Шилнәбаш мәктәбендә укучы балаларның әти-әниләре белән дә сөйләшеп алдык. Мәсәлән, быел 1 сыйныфка укырга кергән Глеб Червяковның әнисе Екатерина:
– Без укырга яңа мәктәпкә барырбыз дип бик нык өметләнгән идек. Ләкин, төзелеш эшләре тәмамланмагач, быел эләкмәдек инде. Шулай да, киләсе елда баларыбыз шушы яңа, иркен һәм матур мәктәптә иркенләп укый алачакларын түземсезләнеп көтәбез, – диде. 
Аннары, Екатерина Червякова һәм мәктәп директоры, җирлек башлыгы белән бинаның эчен дә карап чыктык. «Менә монда безнең спорт залы белән актлар залы, монда лифт, монда ашханә булачак, ә икенче катта сыйныфлар урнашачак», – дип, сөйләделәр безгә шушы кечкенә генә экскурсия вакытында. 
 Шилнәбаштан соң без Мусабай-Завод авылындыгы ФАП бинасына юл тоттык. Июль уртасында әлеге ФАП тәзелеше белән танышырга РФсе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да килгән иде. Авылда яшәүче 784 кешегә хезмәт күрсәтергә тиешле әлеге обьектка ул вакытта суын, газын, электр энергиясен кертәсе калган иде. Әлеге материалны басмага әзерләгән көнгә ФАПта бу эшләрнең барысы да 100 процентка башкарылып чыккан дип мәглүмат бирделәр район төзелеш бүлегендә.
«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында Иштирәк авылына илтүче, асфальтбетон өслекле 5,9 километр юллар да инде төзелеп беткән, һәм Иштирәк халкы аннан файдаланып, рәхәтен күреп яши.
– Бөтен авыл халкы яңа юлга сөенеп бетә алмый дисәм, бер дә арттырып әйтмәм. Бу чыннан да шулай. Чөнки, элегрәк, трасса уртасында машина белән батып яткан чаклар да булгалады, бик авыр иде. Шуңа күрә, әлеге юлны ясаган эшчеләргә дә, республика, район җитәкчелегендә дә рәхмәттән башка сүзебез юк, – диде Иштирәк авылында яшәүче Римма Борисова. 
Менә шулай, милли проектлар кысаларында районда эш яхшы һәм үз вакытында алып барыла, объектлар кулланылышка тапшырыла. Ләкин иң мөһиме, әлеге проектлар район халкының көнкүрешен яхшыртып,  тормышын уңайлы итә.  
  
   
Алсу Тимерханова
/Автор фотолары
     

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X