Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов: Язгы чәчү кампаниясенә техника әзерлеге уңышка зур йогынты ясый

Марат Әхмәтов сүзләренчә, чәчүлек кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч һәм культиватор, 650 чәчүлек комплектлары җәлеп ителәчәк.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә техник модернизация һәм авыл хуҗалыгы техникасын кыр эшләренә әзерләү турында сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә Татарстанның барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, чәчүлек кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч һәм культиватор, 650 чәчүлек комплектлары җәлеп ителәчәк. Министрлык таләпләре буенча барлык техника 1 апрельгә кадәр ремонтланырга, машина-трактор паркы чәчүлек кампаниясенә әзер булырга тиеш.

«Нигездә техниканы ашыкмыйча көз-кыш әзерләргә кирәк. Бу кеше һәм матди резервларны рациональ куллану мөмкинлеге бирәчәк. Техниканы әзерләү сыйфаты да яхшырак булачак. Бүгенгә республикада 64 проценттан артык трактор, 78 процент культиватор һәм чәчкеч, 25 процент комбайн әзерләнгән.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры ремонт өчен 3 миллиард сумнан артык акча кирәк, шул исәптә язгы кыр эшләренә – 1,8 млрд сум диде. Бүгенгә 1 миллиард сумлык запас частьлар алынган, аларның 777 миллион сумлыгы язгы кыр эшләренә. Марат Әхмәтов сүзләренчә, Әлмәт, Чүпрәле, Чирмешән, Югары Ослан һәм Питрәч районнарында запас частьлар сатып алу күрсәткечләре түбән.

«Ремонтка тиешле игътибар булмаган, техника әзерләү соңарган районнар язгы кыр эшләренә дә соңара, туфракта дым югала, ә бу булачак уңышка йогынты ясый», - дип кисәтте Марат Әхмәтов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев