Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов: Уңыш күпме буласын фаразламыйм, мөмкин булганның барысын да эшлибез

2018 елда Татарстанда 3,9 млн тонна ашлык җыеп алынган – бу 2017 ел уңышына караганда 1,3 млн тоннага кимрәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов бүген матбугат конференциясендә 2019 елда ашлык уңышы буенча фараз биреп тормады. Шул ук вакытта ул республикада яхшы уңыш булсын өчен барысы да эшләнүен әйтте.

«Күпме уңыш буласын фаразламыйм. Кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Техника төзек булырга тиеш. Шулай ук бер гектарга 70 килограммнан да ким булмаган күләмдә минераль ашламалар белән тәэмин итү бурычын куябыз. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә бюджет ярдәмен вакытында җиткерергә кирәк, бу акчаларны нәкъ менә чәчү кампаниясенә эшләтергә кирәк», – диде министр.

Марат Әхмәтов уңыш күп очракта һава шартларына бәйле булуын искәртте. «Барысы да язның, шулай ук июньдә һава торышының нинди булуына һәм урып-җыю кампаниясен сыйфатлы итеп башкарып чыгуга бәйле булачак. Әгәр кышкы явым-төшемне туфракта саклый алсак, аның метр катламында дым потенциалы яңадан торгызылачак. Бу уңыш өчен яхшы нигез булачак», - диде ул.

Министр сүзләренә караганда, 2018 елда республикада 3,9 млн тонна ашлык җыеп алынган, бу 2017 ел белән чагыштырганда 1,3 млн тоннага кимрәк.

«Аның каравы ашлык сатудан 2017 елдагы кадәр табыш алдык. Ул вакытта ашлык 4,5-5 сумнан сатылса, хәзер бодай 12,5-13 сум тора. Россиядә базарның тотрыклылыгы белән проблема бар. Әмма бу базарны бары тик тулаем ил буенча гына җайга салырга мөмкин. Әгәр Мәскәүдә бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк дигән фикергә килсәләр, ул вакытта тотрыклылык булачак», - дип йомгаклады Марат Әхмәтов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев