Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов татар теленә салкын карашлы министрлыкларны атады

атарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында татар теленә салкын карашлы министрлыклар атады.

Комиссия рәисе Марат Әхмәтов әлеге ведомстволар эшчәнлеге ел азагына кадәр анализланачак һәм Президентка җиткереләчәк диде:

– Министрлыкларның сайтларына, социаль челтәрләрдәге аккаунтларына анализ ясадык, үз фикерләребезне җиткердек. Кайбер министрлыкларның татар теленә дәүләт теле буларак мөнәсәбәте бик салкын. Спорт министрлыгы, Яшьләр министрлыгы, Юл һәм транспорт министрлыгы, инвестиция агентлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм башка берничә идарәдә татар теленә мөнәсәбәт бик сүрән. Аларның бу мәсьәләдә закон үтәлешенә мөнәсәбәтен тирәнтен ачыклап, Президентка аңлаешлы һәм аның административ ресурсын файдаланырлык итеп бик көчле мөрәҗәгать әзерләргә кирәк булачак. Президент белән сөйләшү булуга карамастан, атналык киңәшмәләрдә бик күп татар телле министрлар алар телендә чыгыш ясамыйлар. Шәхси үрнәк бик кирәк. Ул җитәкчелек никадәр югарырак, аның үрнәге шулкадәр үтемлерәк. Һәрберебез телне үстерү һәм киләчәккә җиткерү юнәлешендә нәрсәдер эшләп торсак, гел хәрәкәттә булсак, файдасы тими калмас.

Фото: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев