Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов җирле хакимиятнең кооперативларны үстерүдәге сүлпәнлеген тәнкыйтьләде

Авылның эшлеклелек активлыгын арттыру белән факультатив кебек кенә шөгыльләнергә ярамый, ди министр.

Татарстанның Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җирле хакимиятләргә кооперативларны үстерүдә сүлпәнлекләре өчен шелтә белдерде. Бүген Дәүләт Советы утырышында "Авыл территорияләре үсеше системасында кооператив хәрәкәт" фәнни-гамәли конференциясе узды.

"Урыннарда кооперацияләрне никадәр күбрәк үстерсәк, авыл тормышын шулай саклап кала алачакбыз. Моны ялгызың гына, өстән күрсәтмәләр көтеп ятып кына хәл итеп булмый. Монда бурыч гомуми, уртак булырга тиеш. Район һәм авыл җирлекләре дәрәҗәләрендә практик эш кирәк. Кызганыч, без бу хакта Фәрит Хәйруллович белән дә зональ киңәшмәләрдә гел сөйләшәбез, урыннарда хакимиятләр барыбер чагыштырмача сүлпән. Аеруча авыл җирлекләрендә. Безнең бит авыл халкының потенциалы күпкә югарырак. Бу - эшмәкәрлек сәләте булган абруйлы кешеләр булырга тиеш», - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Министр республикада «Компетенцияләр үзәге» учреждениесе булдырылачагын әйтте. Ул бу учреждениенең вәкиле һәр районда булырга тиеш, дип саный.

Реклама

Марат Әхмәтов бу мәсьәләдә республиканың башка федерация субъектларыннан аерылып торуын белдерде. "Бездә кулланучылар кооперациясе чагыштырмача яхшырак сакланган. Татарстанда кооперативлар хезмәте күләме 23 млрд сумнан артык. Әзерләү эшчәнлеге генә дә 8 млрд сумнан артык. Һәр товар җитештерүче хуҗалыктан 24ешәр мең сумлык продукция әзерләнә дигән сүз. Ит, сөт, бәрәңге, яшелчәдән тыш, әле бит йон, күн чималы да бар. Кооперацияләрнең резервы бүгенге күрсәткечләрдән югарырак. Якындагы ике елда 1,5 тапкырга булса да үсәргә тиешләр", - дип белдерде министр һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында җитештерү күләме 130 млрд сум тәшкил итүен әйтте.

«Авылның эшлеклелек активлыгын арттыру белән факультатив кебек кенә шөгыльләнергә ярамый. Урыннарда муниципаль хакимият моның белән шул дәрәҗәдә генә шөгыльләнә. Авыл җирлекләре башлыклары күңел биреп кайгыртмый. Өстәвенә, акча проблемасы юк. Кешеләр белән эшли белергә кирәк», - дип белдерде Марат Әхмәтов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X