Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов: Икмәк пешерү өчен азык-төлек ашлыгы әзерләү – иң беренчел бурыч

Ашлык тапшыруны кызыксындыру өчен министрлык тарафыннан субсидияләр килештерелгән.

Татарстанда икмәк пешерү өчен азык-төлек ашлыгы әзерләү – иң беренчел бурыч. Бу хакта Татарстан Премьер министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов икмәк кабул итү предприятиеләре белән узган эшче киңәшмәдә сөйләде. Министрлыкның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

«Уңышны сыйфатлы һәм вакытында җыеп алу – бу хуҗалыклар бурычы гына түгел, ә икмәк кабул итү предприятиеләренеке дә. Эре хуҗалыклардан гына түгел, ә фермерлардан да ашлык кабул итүнең, аны киптерүнең, чистартуның һәм әзерләүнең өзлексез һәм тиз эшләү механизмын тәэмин итәргә кирәк. Икмәк пешерү өчен азык-төлек ашлыгы әзерләү – иң беренчел бурыч», - диде министр Марат Әхмәтов. 

Ашлык тапшыруны кызыксындыру өчен министрлык тарафыннан субсидияләр килештерелгән. 1 тонна азык-төлек ашлыгы өчен 1,5 мең сум исәбеннән каралган. Республиканың икмәк кабул пунктлары һәм элеваторлары матди-техник базасының ашлык кабул итүгә әзерлеге турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов мәгълүмат бирде.

«Узган ел барысы 3,5 млн тоннадан артык тупланды, ә икмәк кабул итү предприятиеләрендә һәм элеваторларда еллык ашлык туплау күләме уртача 1,6 млн тонна тәшкил итә, ягъни - 70 процент, ә аларның саклау куәте 2,3 млн тоннага кадәр. Быел алга таба эшкәртү өчен ашлык сатып алуга ташламалы кредит бирелә, моннан файдаланып калырга кирәк», - диде Николай Титов.

230 гектарда көзге культураларның һәлак булуы аркасында быел күп авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шактый мәйданны кабат чәчтеләр, урып-җыюга бодай һәм арышның 60 проценты калшан. "Безне бигрәк тә он җитештерү өчен арыш кытлыгы борчый. Россия Федерациясе буенча, 2010 ел белән чагыштырганда, тулаем бу культура 2 мәртәбә кимеде. Шундый ук хәл күрше төбәкләрдә дә", - диде Титов.

Моннан тыш, агымдагы елда интервенция фондыннан ашлык (арыш, бодай) запаслары тулысынча сатылган. "Республиканың эшкәртү предприятиеләренең азык-төлек арышына еллык ихтыяҗы 220 мең тоннадан артык, шул исәптән социаль икмәкләр җитештерүгә - 40 мең тоннага якын", - дип, борчу белдерде Николай Титов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев