Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы техникасы яңартылмаган районнарны тәнкыйтьләде

"Яхшы техник тәэмин ителеш - югары рентабельле эш нигезе", - диде министр.

 Авыл хуҗалыгында конкурентлыкка сәләтлелекне тәэмин итүче техник модернизация турында бүген ТР Хөкүмәтендәге республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде. Ул техника яңартылмаган паркларны да атады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Яхшы техник тәэмин ителеш - югары рентабельле эш нигезе, - диде министр. - Тиешле мөмкинлекләр булмаган районнарда производство икътисады, рентабельлек түбән һәм гомумән тискәре". Ул Әгерҗе, Апас, Кайбыч, Минзәлә, Яңа Чишмә районнарында гомумән авыл хуҗалыгы техникасы яңартылмаган паркларны мисалга китерде.

Министр "Росагролизинг" белән эшне көчәйтергә йөкләде, анда быел техниканы сатып алуга кредитлар буенча иң яхшы льготалы шартлар булуын әйтте.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, агро-сәнәгать комплексының машина-трактор паркы структурасы үсемлекчелектә һәм терлекчелектә вакытында технологик операцияләрне башкаруны тәэмин итә. Иң әһәмиятлесе - техниканы сыйфатлы ремонтлау, эшне дөрес оештыру. Авыл хуҗалыгы машиналарының яртысы диярлек амортизация срогын узган, норматив тәэминат та 60 проценттан артмый.

Техник модернизация программасы буенча республика заманча тракторлар, күп функцияле агрегатлар, чәчү комплекслары һәм башка инновацион техника белән тәэмин ителде. Соңгы биш елда авыл хуҗалыгына 1655 трактор, 748 ашлык җыю, 236 терлек азыгы җыю комбайннары, башка техника сатып алынган. Республикада 1 комбайнга 470 га йөкләнеш туры килә, дистәләп районда 500 га дан артык, аерым хуҗалыкларда 1 мең га.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев