Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов: 2019 елда чәчү үткәрү чыгымнарын 25 млрд сум күләмендә бәялибез

Татарстан аграрийлары язгы кыр эшләрен үткәрүгә 4 млрд сумга якын кредит алган.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада язгы кыр эшләрен 25 млрд сум күләмендә бәяли. Бу турыда Премьер-министр урынбасары – Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Киңәшмәдә республика Премьр-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Әхмәтов билгеләп узганча, язгы кампаниягә таләп ителә торган чыгымнарның яртысыннан күбесен кредитлар исәбенә капларга туры киләчәк. “Хәзергә банклар 7,7 млрд сум кредитны раслаган, аның 4 млрд сумга якыны алынган”, - диде докладчы.

Шулай итеп, Әлмәт районында чәчү эшләренә минималь ставкалар буенча да 348 миллион сум таләп ителә. Кредит алырга бары 5 миллион сумга ике гариза гына бирелгән. Чирмешән районында 284 миллион сум кредит кирәк, бары 12,3 миллион сумга өч гариза рәсмиләштерелгән, бу бик аз.

Шулай ук Менделеевск һәм Ютазы районнарында кредитка гаризалар аз бирелгән, әле аларның берсе дә расланмаган. Баулы һәм Азнакай районнарында да шул ук хәл. Марат Әхмәтов фикеренчә, авылда кече хуҗалыклар да заем акчаларын җәлеп итү буенча активлык күрсәтми. Фермерларның күбесе банклар белән эшләргә теләмиләр. 

Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе район авыл хуҗалыгы идарәләре белән бергә фермерларга язгы кыр эшләрен үткәрүгә кредит алу мәсьәләләре буенча методик ярдәм күрсәтергә җыена.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев