Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Любовь Авдонина: Корпоративлар коронавирус белән авыручылар артуга китерергә мөмкин

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Яңа елны эштә бәйрәм итүдән баш тартырга тәкъдим итә.

Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, быел Яңа ел корпоративларыннан баш тартырга яки аларныпрофилактиканың барлык чараларын кулланып үткәрергә кирәк. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта кисәтте.

«Әгәр барлык чараларны да үтәмәсәк [профилактика һәм чикләүләрне], фараз бик начар. Шуңа күрә, санитар-эпидемиологик вазгыять өлкәсендә Татарстанда ирешелгәннәрне югалтмас өчен, профилактиканың барлык чараларын да үтәргә кирәк», – диде ул «Татар-информ»да матбугат конференциясендә.

Авдонина корпоративны эш урыннарында үткәрүне иң начар вариант икәнлеген әйтте.

Реклама

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков корпоративларның хезмәткәрләр өчен генә түгел, аларның гаилә әгъзалары өчен дә куркыныч булуын искәртте, чөнки авырган кешеләр өйләренә инфекция алып кайта.

Элегрәк «Татар-информ», Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Яңа ел корпоративларыннан баш тартырга киңәш иткәнлеген хәбәр иткән иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X